Шәһри Казан

Бөкедә утырабыз: юллар кирәк

Без моңарчы авылга кайтуны белми дә кала идек. Бер өйдән икенчесенә кадәр 100 чакрым ара. Җырлый-җырлый бер сәгать ярымда кайтып та җитәбез. Хәзер әллә нәрсә булды. Казаннан йә чыгып җитә алмыйбыз, йә кире килә алмыйча иза чигәбез. Моның азагы кайчан булыр?

Шәһәр янында авыллар, аерым микрорайоннар салынганчы, башта андагы юлларны карау һәм башка төрле төрле уңайлылыкны булдырырга кайчан өйрәнербез икән? Шул ук Көек – Салмачы юлы, Салават күпере микрорайоны белән шулай булды. Халык бурычка бата-бата алган фатирларына, тырышып төзегән йортларына хәзер кайта да, китә дә алмыйча интегә. Инде килеп Саба юлында шул хәл.

Шәһәр янындагы кечкенә бистәләргә Царево да килеп кушылды. Никадәр йортлы, аерым бер шәһәрне хәтерләткән бу җирлекне салганчы ук, аның юллары хакында уйларга кирәк булгандыр. Мондагы халык шул ук башкалага эшкә йөри, балаларын укырга илтә.

Реклама

Кичен кабат әйләнеп кайта. Бу шәһәрчек салына башлаганнан ары күпме юл төзелеше эше үткәрелде. Яңа бистә янындагы юлларны карау гына җиңеллек китермәде. Хәзер исә барыбыз да бөкедә утыра. Ә юл бит бөтен кешегә бер үк. Казан –Шәмәрдән юлы бик күп районнарга тоташа. Саба гына түгел, Теләче, Питрәч, Кукмара – барысы да шул юлдан кайта. Моннан тыш бу якта да эреле-ваклы бистәләр җитәрлек. Яңалары такыр басуда төзелеп кенә килә. Шуңа да атна азагында монда юл хәлләре бигрәк тә катлаулана. Хәзер авылга кайтырга өч сәгать вакыт кирәк. Шуның ике сәгате Царево тирәсендә үтә.

Башкалага якын урнашкан бистәләрдәге бу проблемалар хакында шәһәр мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановка хисап тотып кына калмыйча, бу хәлләрдән чыгу юлын сөйләгән. Проблеманың хәл итү юлларын тапкан очракта да, аны гамәлгә ашыру буенча вакыт кирәк булачак әле. Шуларны көтеп, әлегә бөкедә утырабыз.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: