Шәһри Казан

Төркиягә юллама алучылар саны биш тапкырга арткан

Төркиягә очышлар яңартыла дигән хәбәрдән соң, халык Анталиягә бару хәстәрен күрә башлаган. Әлегә иң популяр юнәлеш шул.

Халыкны самолет билетлары кыйммәтләнү дә борчымый, күрәсең. “Известия” язганча, билет бәяләре 42 процентка арткан. Истанбулга, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка күтәрелгән. 20-26 июль көннәрендә Төркиягә юллама алучыларның саны – биш, Бөекбританиягә ике тапкырга арткан. Симферополь, Сочи һәм Калининградка билет алучыларның саны кинәт кенә 10 процентка кимегән.

Шул ук вакытта Россия курортларына барырга теләүчеләр дә күп. Төркиягә очышлар яңартылу илнең эчке туризмына зыян китерә алмый, бәрхет сезонында броньнар инде ябылган, ди экспертлар.

Реклама

Быел автобус турлары алучылар арасында һәрчак популяр булган курорт шәһәрләре һәм Санкт-Петербург төшеп калган. Туту.ру сервисы 1 июньнән 31 августка кадәр автобус турларын сатып алуларны өйрәнгән. Ил эчендә Мәскәү – Ростов Дон маршруты белән кызыксынучылар арткан. Мәскәү – Переславль-Залесский һәм Мәскәү – Воронеж рейсы да популяр.

Россиядә ял итүче туристларның турлар сатып алуга киткән чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеген һәм кайбер туристлык илләрендә кабат коронавирус таралуы истә тотканда, үзебездә генә ял итү дөресрәк булыр. Компенсациянең күләме, турга карап, 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр. Аны кайтаруның шартлары: юллама бәясе 25-75 мең сум булырга һәм юллама кимендә биш төнгә исәпләнгән булырга тиеш. Турның “МИР” түләү системасы аша узган булуы шарт. Һәр шундый тур өчен 5 мең сум, юллама бәясе 50 меңнән артса – 10 мең, 75 мең сумнан артканда 15 мең сум күләмендә акчаны кире кайтарачаклар. Шул рәвешле, Ростуризм 2 млн юлламаны компенсацияләргә планлаштыра һәм бу программа инде август аенда ук тормышка ашырыла башлаячак.

Узган ел Кырым һәм Краснодар краенда – 17 млн, Төркиядә 7 млн кеше ял иткән.

Фото "ШК" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: