Шәһри Казан

Авылга таба: кайтыр җирең булганда, кайтып кал...

Ял – ял инде ул, адәм баласының физик мөмкинлекләре чиксез түгел. Яуда фронтның алгы сызыгында булган сугышчылар да атналар буена сугышмаган, алышынып торган.

Ә бүгенге нәзегәеп беткән халыкка ял кирәк тә кирәк инде ул, аннан башка эчке вал продукты да күтәрелми, дәрт тә бетә. Дөнья җимертеп җиң сызганып эшләр өчен ял итә белү дә мәслихәт.

Күпләрнең кыштан ук җәйге ялларын планлаштырып куя торган гадәте бар, әмма быел башкачарак булды. Әлеге дә баягы коронавирус күп нәрсәгә үзгәрешләр кертеп, яшәү рәвешен дә бүтән рельсларга күчереп куйды. Диңгез күрмичә, чит илгә баралмыйча калабыз дип кайгыручылар булмаган түгелдер. Башың исән, якыннарың сау-сәламәт булганда, болар бөтенесе кысыр хәсрәт инде, әлбәттә. Авыл халкының күпчелеге өчен әллә ни үзгәреш булмады, аның диңгез буендагы комда кызынып ятарга вакыты юк. Кем әйтмешли: “Кеше нәрсә әйтер, адәмнән яхшы түгел...”

Әле яз көне генә Россия туристларының 67 проценты бернигә дә карамыйча (эпидемия барлыгына ышанмаучы яки булса да безгә тимәс диючеләр) җәйге ялдан баш тартмыйм дип белдергән булган. Биш кешенең берсе коронавирустан куркып, чит илләргә чыгуны кичектергән. Әмма чынбарлык башкачарак булды. Эшсез калу, яки чыгымнары кимеп китү сәбәпле, дүрттән берсе җәйге ялны бөтенләй алмаган, биштән берсе дачада гына уздырган, 6 процент ил буйлап кына сәяхәт иткән. Әмма оптимистлар юк түгел, алар көзгә барысы да элеккеге хәленә кайтып, диңгез суын күрергә өметләнә әле.

Реклама

Әлеге вазгыять эчке туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыра, билгеле. Әмма читнекен авыз итеп караганнар үзенеке белән генә канәгатьләнә алмый. Үзебездә туризмны үстерергә, халыкны эчке курортларга җәлеп итәргә хөкүмәт тә үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Күптән түгел генә кайбер регионнарда ял итүчеләргә 5тән алып 15 мең сумга чаклы акчасы кире кайтарып биреләчәк дип белдергән иделәр. Ростуризм әлеге акча кайтарып бирелә торган курортларының исемлеген дә төзегән, моның өчен бюджеттан 15 миллиард сум акча күчерелгән. Эчке туризмның хәле яхшы түгел, ярдәм итәргә кирәк, диләр. Ял итү өчен бөтен мөмкинлек бар, барып кайт та, акчасының да күпмедер өлешен кире ал. Рәхәт инде.

Ә иң рәхәт ял ул, әлбәтә, авылда. Авылы булган кеше бәхетле, кайтыр җирең булганда кайтып кал, дип әллә нинди пафослы сүзләр тезеп була. Аннан соң матур фотоларыңны инстаграмга куеп, “рәхәт бәхет”, “бәхет өчен күп кирәкми” дигәнрәк хештеглар тезәсең. Элек, патша чорында Россиядә эпидемия котыргач, халык авылларга таралып кына ул афәттән котыла алганнар. Яшерен-батырын түгел, гомер бакый авыл яшәткән кешене. Чит илгә чыга алмыйбыз дип кайгырып утырырга түгел, авылың булсын. Хөкүмәт вәгъдә иткән теге 5-15 меңне дә биреп торсалар, авылларда бер буш йорт калмас иде. Вирус дигәннәре бетмәде әле, бәлки авылларда ял итүчеләр өчен дә берәр нәрсә уйлап чыгарырлар. Ә авыл ялы ул – бәрәңге, бакча, печән... Ярылып каралган аякларны аякларны агартыр өчен диңгез буендагы ком да кирәкми, яшәсен авыл мунчасы!..

Дамир Бәдриев фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: