Шәһри Казан

Авылларны яшәтер өчен оланнарга әти сүзенә колак салырга кирәктер 

Көзге уңыш җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында. 

Искә төште 

Кабакларны күргәч, җәй башында Әтнә районы Кызыл Яр авылында йөрүебез искә төште. Фәридә ханымның бакчасындагы бөтен буш урынга табак тотып, кабак орлыгы төртеп йөрүен кабат күргәндәй булдым. 

Бөтен яр буен тутырып үскән кабакларны кая куеп бетерде икән? Хәер, аптырамагандыр. Юмарт бит ул. Күрше-тирәсенә, таныш-белешенә олаулап та, табаклап та ташыгандыр. Күз алдына китердем дә елмаеп куйдым. Авылның һәр йорты ишегалдында күтәреп булмаслык зур кабаклар тәгәрәп ята. Һәркемнең өендә тәмле кабак бәлеше пешә. 

 Торган җирдән – туган җиргә 

Фәридә ханым Җәләлиева ире Наил белән туган җирләреннән еракта Лениногорск якларында бер көйгә яшәп ятканда авылдан күңелсез хәбәр килә. Иренең әтисе авырып киткән, үз янына чакыра. Кичекмәстән юлга чыгалар. Әти кеше фани дөньядагы тормыш китабының соңгы битләрен ачкан икән. Васыятен дә әзерләгән. “Нигеземнең капкасы ябылмасын, сукмагына үлән үсмәсен!” – ди ата, улы белән килененә зур өметләр баглап, сүнеп барган күзләрен тутырып карап. 

Ата кешенең шушы сүзе җитә. Утыз ел яшәгән, өч улары тугангадыр инде, кадерлегә әйләнгән Лениногорскины, яраткан эшләрен, торыр урыннарын ташлап Кызыл Ярга кайта Җәләлиевлар. Фәридә ханымның да туган авылы ул. Нигезләре дә янәшәдә генә. Яшьлегендә бәхетен ерактан эзләми, күрше егетенә генә кияүгә чыккан була ул. Бу урында халыкның “ару суны ерак илтеп түкмиләр” дигән гыйбарәсе искә төшә. 

Сынаулар көтеп торган 

Тик ата нигезе бу гаилә өчен зур сынаулар да әзерләп торган икән. Нефтьче балаларына физкультура укыткан була Наил әфәнде. Аларны зур спортка алып керә. Туган авылына нәни якташларына да җиңү серләрен өйрәтәм дип, ашкынып кайтса да, авылы мәктәбендә алты гына көн эшләп кала. Каты авырып китә. Казанда бик катлаулы операция кичерә. Гадәттә баш миенә ясалган мондый операциядән соң кеше исән калмый. Тик Наил әфәнде теше-тырнагы белән тормышка ябыша. Яңадан адымлап йөрергә өйрәнергә дә туры килә аңа. Ләкин бирешмиләр. Фәридәсе дә егылырга ирек бирми. 

Бик зур планнар белән кайткан була алар туган якларына. Бу васыятьтән бакыйлыкка күчкән ата нигезе генә түгел, бөтен авыл ота. Шәһәрдә матурлыкта төзеклектә яшәп кайткангадыр инде, туган авылларын да шундый ямьле итеп күрәселәре килә Җәләлиевларның. Авылларны гадәттә бушап калган ташландык йортлар котсызлап тора. Шуларны, ташландык нигезләрне чистартып урыннарына агачлар утыртудан башлый алар эшләрен. Җәйге эсседә корымасын дип, су сибеп, карап торалар. Аннары читтән туган-тумачалары кайтып, елый- елый аларга рәхмәт укып китә. “Бу нигездә яшәп киткәннәргә утырткан агач-куакларыбыз дога укып утырсын!” - дип тә тотындык ди үзләре беравыздан. 

Реклама

– Матурлыкны яратабыз. Ә яраткач, аны тудырырга да кирәк, – ди Фәридә ханым. Чишмә буйларын да чистартып таштан сукмаклар салып, 40 чыршы утыртканнар. Башлап йөрүчеләре булгач, иярүчеләре дә табыла. Бөтен эшне өмә белән күңелле итеп башкаралар.  

Күңел кушканча яшәү 

Аларның күченеп кайтканнарына 12 ел. Бу вакыт эчендә авыл күзгә күренеп матурланган. Яшеллеккә баеган. 

– Элек авылыбыз зур иде. Өч мәчетле, өч мәхәлләле, хәзер бер генә мәхәллә. Элек елгабызда ат коендыралар иде, хәзер каз да басып тора. Табигатькә кулдан килгәнчә ярдәм итеп була, тик менә авылыбызның бүген көннән-көн кечерәюенә эчебез поша, йөрәкләр авырта. Клубны ябарга җыеналар, диләр. Эшләргә кеше юк. Авылыбыз матурайса, киткәннәр дә кайтыр иде, дип өметләнәбез, – ди алар. 

Нарат-чыршы, миләш кебек агачлар гына түгел, җылы як кунаклары – каштаннар да утырткан алар. Карап-саклап торганга алар да күзгә күренеп үсә. Карт агачларның корыганнарын кисеп, тәртипкә салып торалар. Үзләре белем алган мәктәп бакчасын да чистартканнар. Алмагачларын гына калдырганнар. 

Ничек вакыт табалардыр да, ничек иренмиләрдер, Наил әфәнде белән Фәридә ханымның шәхси бакчалары да авылда күпләргә үрнәк. Ни генә үсми анда. Кишер-чөгендер, суган-сарымсак янында кавын- карбызлар... Виноград та тәләгәш-тәлгәш җимешләрен мулдан бирә. Бал кортлары да тоталар. 

 Менә шулай, беркем дә әйтмичә, күңел кушуы буенча яши Җәләлиевлар. Күпләр өчен үрнәк булып. Бигрәк тә, нәсел дәвамчылары җиде оныкка горурлык алар авылны ямьләп, хезмәттән тәм табып, һәрбер көнгә куанып яшәүче бу әби белән бабай. Аларга бөтен авыл рәхмәт укый. Васыяте үтәлгән ата рухы да шаттыр.  

 Ә, бәлки, авылларны яшәтер, яшәртер өчен һәр атага шундый васыять әйтү кирәктер?! Ул чагында биш-ун бала тәгәрәп үскән йортларның ишегендә бозау башы кадәр йозак асылынып тормас иде. Тик аның әйтүчесе генә түгел, ә тыңлаучы-үтәүчесе дә булу мөһим шул. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: