Шәһри Казан

Ашлык уңышы яхшы, бәясе дә начар түгел

Республикада урып-җыю эшләре төгәлләнгән дияргә була. Бөртеклеләрне нибары 2 мең гектар мәйданда гына суктырасы калган.

Иң өлгер район – Әтнә. Баулы, Лаеш, Әлмәт, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнары да тиздән эшләрне төгәлләргә тора.
Быел икмәк уңышы сөендерерлек. Амбарларга 5,3 млн тонна бөртеклеләр кайтарылган. Уртача уңыш гектарына – 35,3 центнер. Зәй, Тәтеш, Кукмара, Нурлат районнарында ул 43 центнердан да артып киткән.  

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хәбәр иткәнчә, югары уңышка ирешү өчен һава торышының уңай булуы гына җитми, технологияләрнең дә үтәлүе шарт. Һәр гектарга 65,5 кг минераль ашлама кертелгән, узган елдан бу 15 процентка артыграк.

– Ашлама кулланылмаса, нәтиҗә тыйнаграк булыр иде. Орлыкларның сыйфаты да кыр эшләрендә зур роль уйный, – диде министр матбугат очрашуында.  
Бер үк вакытта кырда киләсе ел уңышы өчен дә эшләр алып барыла, аерым алганда, уҗым бодае чәчелә, кырлар эшкәртелә.

Бөртеклеләрне җыеп алу белән генә кырда эш бетми. Сентябрь ахырында кукурузны (45 мең гектар) алырга керешәчәкләр. 103 мең гектар мәйданда рапс суктырылган. Аның уңдырышлылыгы – гектарына 13,6 центнер. Узган ел белән чагыштырганда, 2,2 центнерга артыграк. Көнбагышны да ала башлаганнар. Тагын 120 мең гектарда суктырыласы бар. Кырда 39 мең гектар җирдә шикәр чөгендере дә бар әле. Нурлат шикәр заводы ябылганлыктан, ул 15 мең гектарга кимрәк чәчелгән. Зәй шикәр заводы тәүлегенә 1,1 мең тонна шикәр чыгара. Бүген яңа уңыштан 29,5 мең тонна шикәр комы инде бар. Буа районы да чөгендерне казый башлаган. Бу атнадан шикәр заводы эшкә керешкән.

Реклама

– Шикәр чөгендере чәчүлек җирләре торышы канәгатьләнерлек. Аның мәйданы кимүгә карамастан, 2,0 млн тонна җыеп алырга ниятлибез. Чөгендернең уртача уңышы – гектарына 418 центнер, – диде аграр министр.
Кырда бәрәңге белән яшелчә казу эшләре дә бара. Бүгенге көнгә 37 мең тонна бәрәңге һәм 16 мең тонна яшелчә алынган. Бәрәңгене 1,2 млн тонна, яшелчәләрне 340 мең тонна алырга планлаштыралар. Халыкны яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар булмас дип уйлыйм, диде Марат Җәббаров. Карабодай уңышы да яхшы, анысы да барыбызга да җитәргә тиеш.

Икмәк күп, аларны саклау урыннары җитәме? Журналистларның әлеге соравына, спикер, ашлыкны саклау мәсьәләсендә Татарстанда кыенлыклар күрмибез, эре элеваторларда – 3,5 млн тонна, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2,5 тонна ашлык саклап була, дип җавап бирде.
Ашлыкка бәяләрне начар дип әйтеп булмый. 3 нче класслы бодай – 12 сум тирәсе, 4 нче класслы 11-11,5 сум. Бәяләр әйбәт булса да, хуҗалыклар ашлыкны сатарга атлыгып тормый. Саклагычларны тутырып кую җаен карыйлар икән.

Рапс бәясе дә яхшы, анысының килограммы – 24 сум. Шикәр комына бәя алдагы елларда төшеп беткән иде инде, быел исә бәясе 8-9 проценкта арткан. Көнбагыш турында әлегә әйтергә иртәрәк, аны суктыра башладылар гына әле. Бәясе дә бик югары булыр дигән фараз күренми.
Соңгы көннәрдә интернетта бәрәңгенең бәясе 20 процентка арта дигән хәбәр таралган иде. Ә бездә ничегрәк?
– Бәрәңгенең бәясен артык күтәрергә сәбәп юк, аны җыя гына башладык әле, ярминкәләрдә сатыла торган бәядән арттырмаска тырышабыз, – диде министр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: