Шәһри Казан

“Азрак эшләсәм, йоклый алмыйм...”

Көтеп алынган бәйрәмне – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен республика уңганнары быел аеруча зур уңышлар белән каршылый. Басудан 5,4 млн тонна уңыш җыелып, амбарларга тутырып куелды. Терлекчелек тармагында эшләүчеләр дә көчләрен һәм үзләрен кызганмыйча, ял һәм бәйрәмнәр турында онытып, республика иминлеге өчен тырыша. Аларның һәркайсы мактауга һәм хөрмәткә лаек. 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан “Казан экспо” күргәзмәләр залында тантаналы чара да оештырылды. Ошбу бәйрәмгә Теләче районы Алан хуҗалыгының иң алдынгы комбайнчысы Ренат Гатауллин да чакырылган иде. Ренат абый мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел эшләп ала да армиягә китеп бара. Хезмәт итеп кайткач та комбайнга утыра. Инде менә 34 ел комбайнчы булып эшли. Трактор да йөртә. 
– Шәһәргә китү турында уйламадым да. Гаиләдә ир-ат үзем генә, әти дә булмагач, төп йортта калырга тиешмен дип уйладым. Авылда да эшләргә кеше кирәк. Быелгы кебек уңыш югары булганда эшлисе генә килеп тора. Бер гектардан уртача 42-45 центнер уңыш алдык. Һава торышы да яхшы булды, кыр эшләре җай белән генә барды. Быелгы бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылыйбыз, – ди ул.

Апас районының Йомралы авылыннан килгән Гөлчәчәк Әхмәтова сыер савучы булып эшли. 
– Егерме елдан бирле фермада сыер савам. Эшем бар дип сөенеп барам, кайтам. Хезмәтебез элеккеге кебек авыр түгел, күп әйбер автоматлаштырылган. Ул вакытта 26-28 сыер саусак, хәзер 50дән артып китә. Сөтне ташыйсы юк, малларга ашарга трактор салып чыга. Җәй көне тәүлегенә бер тоннага кадәр сөт алам. Сөтне кешедән күбрәк саумасам, акчаны күбрәк алмасам йоклый да алмыйм. Рәхәтләнеп, яратып эшлим, – ди ул.  

Реклама

Бәйрәм бәйрәм белән, әмма авыл җитештерүчеләрен борчыган мәсьәләләр дә шактый. Арча районы Өчиле авылы фермеры Рәшит Фазлыев сүзләренчә, иң зур проблема – бәяне авыл җитештерүчесенең үзе куя алмавы. 
– Аны алыпсатарлар, эшкәртүчеләр куя. Сөт комбинаты сөтне ничә сумнан ала икән дибез, шул бәядән бирәбез димибез. Алыпсатар итне күпмедән алып китәр икән дибез, фәлән сумнан бирәбез димибез. Ашлыкны элеватор күпмедән ала икән дип кызыксынабыз. Ашлыкны ничә сумнан бирергә җыенасың дип сораган кеше юк бездән. Элек дәүләт бөтен тармакны тигез үссен өчен бәяләрне контрольдә тота иде. Ул хәзер бетте. Мин институтны тәмамлап кайткан елны бер литр сөткә өч литр солярка килә иде. Хәзер бер литр солярканы өч литр сөткә алабыз. Авыл хуҗалыгы хәлен шушы саннар күрсәтә дә инде, – ди ул. 

Авылда терлек асраучыларның да саны шактый кимеде. Рәшит абый печән, ашлыкны яхшы бәядән сатып булмый дип уфтана. Бердән, алар быел күп булды, бәясе төште, икенчедән, алучысы да юк, кеше мал тотмый, өченчедән, терлеге булганның да ашлык алырга акчасы юк, чөнки сөт бәяләре түбән. Сөтнең бәясе 30 сум гына булса да, сыер асрый башларлар иде, ди фермер.  

Күңел төшенкелеге белән сөйләшсә дә, бу атнада бәйрәм икәнлеген искә төшергәч, кәефе күтәрелеп китте аның. Зарлансак та, эшлибез, тырышабыз, авыл җирендә эшләмичә яшәп булмый, без җитештергән продукция һәркемгә кирәк, ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: