Шәһри Казан

Бар бит ул җәен дә, кышын да тавыкларына йомырка салдыручы уңган кешеләр

Әтнә районы Түбән Шашы авылына кайткан саен шул тавыклы парникларга карап үтә идем.

Журналист һөнәренең яхшы ягы бар шул: беләсе килгәнне кереп карап була. Бу юлы исә кызыксынуым җиңде. Гөлшат һәм Фәрит Галиевларның парникларын карап чыгып кына калмадым, хуҗаларның тавык бизнесы белән дә таныштым.
Дөресен генә әйткәндә, парникта тавык асрарга исәпләре дә булмый аларның. Күпләп кыяр-помидор үстермәкче булалар. Тик бу эшләре барып кына чыкмый. Шуннан парникны беркадәр үзгәртеп, тавыклар асрый башлыйлар.

– Йомырканы җәй көне азрак, кышын күбрәк салдырырга кирәк. Ул вакытта кешедә булмый бит ул. Бәясе кыйммәтрәк була, – дип серләре белән уртаклаша Фәрит абый.
Табышы турында ачылып китеп сөйләмәсә дә, хуҗаның шактый эш серләре белән таныштык.
– Җәйгә тавык санын киметәбез. Кышкы чорда йөздән дә ким асрамыйбыз, – ди ул. – Башта кыяр белән помидор үстерербез дип тотынган идек. Бер ел үстереп карадык – алучы булмады. Кая куярга белмәдек, хайваннарга ашатып бетердек. Аннан парникка бройлер чебиләр, тавыклар, куяннар алып җибәрдек. Моның өчен поликарбонаттан гына ясалган теплицаны җылыту өчен аскы өлешен пеноблоктан өяргә туры килде. Алга таба поликарбонат түбәне дә үзгәртмичә булмый – җәй көне бик эссе. Кыш өчен әйбәт.

Тавыкны күпме асрасаң да, отышлы, тик артыгын асрап булмый – карарга кирәк, ди хуҗалар. Фәрит абый үзе ел әйләнәсе амбарда, хатыны Гөлшат та хастаханәдән кайтып керми. Ул анда шәфкать туташы булып эшли. Көн саен эшкә йөрүчеләр өчен мондый мавыгу бер хобби гына кебек. Иркенләп эшләгәндә, төп эшне ташлап башкарырга кирәк, дип саный Фәрит абый. Йомыркаларны кибетләргә чыгарып өлгермиләр, аны максат итеп тә куймаганнар. Балаларга бирәләр, сораучыларга сатылып бетә икән.

– Артык күп итеп асрамыйбыз. Аңа йорт тирәсендә рөхсәт тә юк. Күп булсалар, 300 метр читтә тотарга кирәк. Юк, без алай күп асрый да алмас идек. Бәлки элегрәк тотынсам, булыр иде дә, – ди гаилә башлыгы.
Шәхси бизнеска караганда,  каядыр барып эшләп кайта торган эшең булу күпкә әйбәтрәк дип саный Фәрит абый.

Реклама

– Шөгыль һәм мавыгу кебек кенә бу безнең. Болай эшләп, зур табышны бик сирәкләр генә ала. Хөкүмәттән грант  алучылар файдасын күрергә мөмкин. Даими эшең була торып, андый зур эшләргә үрелергә ярамый. Без инде сату итеп тә карадык. Шуннан хайваннар суеп та саттык. Әз-әзләп файдасы керә инде, зуррак җәелеп китеп булмый. Җәелсәң, шуңа гына багышларга кирәк эшеңне. Аның өчен яңадан талантлы булырга да кирәк әле. Әтием колхоз рәисе булган булса, тракторчы малае булмасам, бәлки икенче төрле бизнесны җәелдереп җибәрер идем. Зуррак итеп шөгыльләнүчеләр Әтнәдә, Әйшиязда бар. Грант откан кешеләр дә бар, – дип сөйли ул эшмәкәрлекнең фәлсәфәсенә бирелеп.

...Йомырка салучы тавыклар сезон саен алыштырыла. Аларның озак асрасаң, файдасы калмый икән. Тавыкларның кайберсе күп йомырка салганнан соң, үлә, ди. Кыш көннәрендә бер йомырка бәясе 7-8 сум булса, җәйгә 6 сумга да төшкән. Ни дисәң дә, җәй көне дефицит товар түгел шул.

– Җәй көне әллә нәрсә ашатмыйбыз, үзләре табып ашыйлар. Тик кыш көне инде ярма да ярабыз. Сөяк, балык, үлән оннары да алып кайтабыз. Акбур куябыз. Парник эчендә кечкенә генә мичкә утын ягабыз. Бәрәңгесе шунда пешә, шуның җылысы белән җылына ул. Бәрәңгегә бодай, башка ярмалар кушып ашатабыз. Комбикорма кебек азык ашату, агу ашаткан кебек инде ул. Тавык-чебешләрне алай ашату дөрес түгел. Аны бөтенләй кулланмыйбыз. Бернинди укол-витаминнар кадамыйбыз. Без бит үзебезгә, балаларга да шуны тотабыз, – дип сөйли Фәрит Галиев.
Тавыкларның гибрид токымлы булган Хайсекс, Ломан-Браун дигәннәрен асрыйлар. Чебиләрне дә үзләре чыгаралар.

– Бройлерларны үзебез чыгарып, үзебез үстерәбез. Малай инкубатор алган иде. Кечкенә генә инде ул. 70-80не генә чыгара торган. Үзебезгә, сораган кешеләргә генә чыгарып сатабыз. Җәелеп китмибез. Акмаса да, тама инде. Әле менә кичә каз йомыркасы алып кайтты, аны салдык. Бер хобби бу, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк. Тик торып булмый. Малайлар кайтты, берсе мотоблок ремонтлый, икенчесе тирес тарата, тегермән ватылган, аны карыйлар. Менә шулай без үзебезчә яшибез, – диде хуҗа безне озатып.
Авыл яшәеше дә әнә шундый тик тормас, үзләренә эш табып торучы кешеләре белән кызык инде ул. Дөрес әйтә Фәрит абый, авылда мавыкмыйча яшәп тә булмый.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: чеби
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: