Шәһри Казан

Кыяры утыртканнан соң 45-50 көндә уңыш бирә

Май ахыры. Әле салкын, кырау төшүе ихтимал, кыярны утыртмый, помидор үсентеләрен ачык грунтка чыгармый торырга кирәк, дибез. Яңа Әлемдә яшәүче Глүс Шәрипов инде үзе үстергән кыярларны күптәннән авыз иткән.

Атна саен диярлек Чаллыдагы, Казандагы балаларына, оныкларына биреп җибәрә. Помидор үсентеләре дә чәчәктә, бөреләнеп килә. Җылы яратучы бу үсемлекләрне Глүс Мирзанур улы теплицасында үстерә.

Әлеге теплица 1982 елда эшләнгән. Глүс Шәрипов исә җитмешенче еллар башыннан бирле яшелчәчелек бирле шөгыльләнә. Армиядән кайткач, 1969 елда химия-биология укытучысы белән өйләнешеп, гаилә кора алар. Бакчачылык белән мавыга башлавына хатыны Флүсә Сәүбән кызы сәбәпче була. Өй салып керәләр. 1972 елда агачтан парник ясап, шунда яшелчә утыртканнар. Бу парник бик бәләкәй тоела башлый. 1982 елда шуның урынына якты, җылы теплица урнаштырыла. Ләкин хатыны 1988 елның мартында вафат була. Инде 33 нче ел киткән, ә эше дәвам итә. Аның күңел җылысы кергән шушы теплицада ел саен мул уңыш үстерелә.

Бәрәңге бакчасында исә куе, ямь-яшел люцерна күзне иркәли. Чөнки хуҗа кеше мал асрарга да һәвәс. Әле генә берничә мөгезле эре терлеген чалып, итен кибеткә тапшырган. Тавыклары көн дә 10ар йомырка сала.

Ике капкалы йорт, ихата зур, янәшәдә җәйрәп яткан басу күренеп тора. Алмагач, кура җиләге, карлыган бакчасы аерым җирдә. Глүс Шәриповның чын авыл кешесе икәне әллә кайдан шәйләнә. Һөнәре буенча шулай: механик та, агроном да ул. Чистай техникумында укыган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Шәхси кибете бар, үзеннән арткан азык-төлекне шунда куеп сата.

– Глүс абый, кыярны кайчан утырткан идегез?

– Утыртканнан соң 45-50 көндә уңыш бирә башлый ул. Көн җылы торса, бик тиз үсә. Быелгы төннәр салкынрак. Шулай да теплицада көндез 28-30 градус җылы саклана.Эссе вакытта өсте ачып куймалы итеп көйләнгән.

– Ашлыйсызмы?

Реклама

– Минераль ашлама кертү егетлек түгел ул. Ел саен 20шәр см калынлыкта тирес салып ясыйм түтәлне.

– Су сибү җайланмасын да үзегез ясап куйдыгызмы?

– Әйе, өстән агып төшкән су яфраклар өчен дә файдалы. Туфракка да җитәрлек. Чыннан да, теплица шулай итеп ясалган: су тамырга өстән төшә, нәкъ яңгыр яуган шикелле. Су сибү җайланмасы теплица түшәменә көйләнгән. Яфраклар ачылмасын өчен көндез бөркелә. Кыярга дым ныграк кирәк, ә помидор үсентесенә корырак туфрак, салкынчарак һава да ярый. Шуңа күрә бер теплицада үссәләр дә, плеенка-чаршау белән аерып куелганнар.

Көн саен 10 килолап кыяр җыеп алына. Үз-үзен серкәләндерүче сорт игелгән. Бал кортларына эш тә калмаган. Помидорның да итләч сортына өстенлек бирелгән. 150-200 граммлы помидорлар соңгы көзгә кадәр сөендереп тора.  Быел да 150 төп үсенте аерып утыртылган.  

– Помидорны да сатар өчен утыртмыйм, үзебез өчен генә. Балаларга, туганнарга бирәм.

Глүс Шәрипов – бик тырыш һәм укымышлы шәхес. Авыл тарихы белән кызыксына, шәҗәрәләр төзи. Кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе. Җир кешесе шундый булырга тиештер.

Филизә Сәлахова, http://aktanysh-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: