Шәһри Казан

“Менә шулай бала табып, җырлап кына яшибез”

Быел Гайнулиннарның тавык-чебешләре 150дән артып киткән. “Бердәм булмасак, моның кадәр эшне ерып чыга алмыйбыз инде. Шөкер, балаларыбыз тырыш, футбол уйнарга да, безгә булышырга да вакыт табалар”

“Алар тормышны гөрләтеп, җир җимертеп яши торган тырыш гаилә”, – дип таныштырды Гайнулиннар белән Апас районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова. Гөлназ һәм Рәшит белән якыннанрак танышкач, моның шулай икәненә үзем дә инандым. Гайнулиннар Апасның Акхуҗа авылында яши. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Абзар тулы мал-туар, тавык -чебеш... 

“Яңа гына өйләнешкәч, берсендә авылга җәяү кайтырга туры килде. Юлда сөйләшеп барганда ирем, ничә балабыз булыр икән, дип сорап куйды. Уенын чынын бергә кушып, әниләр биш бала үстергән, безнеке дә шулай булыр инде, дидем. Күрәсең, фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер”, – дип елмая Гөлназ.
 Әңгәмдәшем клуб мөдире булып эшли, ире Рәшит – механизатор. Балалары кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп үсәләр. Без килгәндә олы уллары Рүзәл эшкә киткән иде. Егет мәктәпне тәмамлауга аграр көллияткә укырга кергән, киләчәктә авылга кайтып төпләнергә хыяллана икән. Ә менә икенче уллары Риназ, авиация өлкәсен сайлаган. Лилия 6 яшьлек энесе Наил белән, тиздән өч яше тулачак сеңлесе Наиләне тәрбияләргә булыша.

Реклама

Быел Гайнулиннарның тавык-чебешләре 150дән артып киткән. “Бердәм булмасак, моның кадәр эшне ерып чыга алмыйбыз инде. Шөкер, балаларыбыз тырыш, футбол уйнарга да, безгә булышырга да вакыт табалар”, – дип сөенә әти-әнисе. Балаларга эш кушканда, беркайчан да боермыйбыз, зинһар булыш әле дип сорыйбыз, бары күзгә карап аңлатсаң гына тыңлый бит балалар”, – ди алар. 

Гаилә социаль яклау бүлегеннән ярдәм бирелгәнгә бик сөенә. Дәүләт ярдәменнән башка мәктәпкә әзерләнү, балаларны киендерү дә авыр булыр иде. Гөлназ бик матур җырлый. “Менә шулай бала табып, җырлап кына яшибез инде”, – дип елмая үзе. Әле тагын бер яраткан шөгыле бар икән: Гөлназ тәмле итеп ашарга пешерә. Аның пирогларын балалары гел көтеп ала.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: