Шәһри Казан

"Яхшыны гына күрсәтә димәсеннәр": Вахит авылы блогерлары бүләкле булган

Хуҗалыкның гел матур якларын гына түгел, кимчелекләрен дә төшер, алайса туганы, яхшысын гына күрсәтә димәсеннәр, дигән хуҗасы. Вахит авылының икенче танылган блогеры Василий Иванов та бүләксез калмаган. Аңа сәгать-телефон бүләк иткәннәр.

Кукмара районы Вахит авылы блогеры - сыер савучы Тәнзилә Идиятуллинага колхоз рәисе Нәфыйк Хөсәенов телефон бүләк иткән. Берничә көн генә элек әлеге хуҗалыкта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров булып киткән иде. Шунда блогер Тәнзиләне район җитәкчесе Сергей Димитриев танып алып, хәлләрен сорашкан.

Тәнзилә сүз уңаеннан видеолар төшерергә сыйфатлы телефон кирәк әле дип куйган. Җитәкче Вахитов колхозы рәисе Нәфыйк Хөсәеновка авыл блогерына телефон алып бирергә кирәк инде дип төрттергән. 

- Ике көн үтмәде хуҗабыз чакырып алып, телефон бүләк итте. Дүрт камералы кыйммәтле телефон, - ди Тәнзилә. 

Реклама

Хуҗалыкның гел матур якларын гына түгел, кимчелекләрен дә төшер, алайса туганы, яхшысын гына күрсәтә димәсеннәр, дигән хуҗасы. 

Вахит авылының икенче танылган блогеры Василий Иванов та бүләксез калмаган. Аңа сәгать-телефон бүләк иткәннәр.

Тәнзилә Идиятуллина белән әңгәмәне биредә укырга мөмкин: “Мине хәзер блогер дип кенә йөртәләр”

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: