Шәһри Казан

Бер атнадан Яңа ел җитә!

Һиҗри календаре айның тууына бәйле булганга күрә, мөселманча яңа ел көне дә ел фасылының төрле вакытларында була ала. Быел кайсы көнгә туры килә соң?

Милади календаре буенча Яңа ел 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә башлана. Ә менә һиҗри, ягъни мөселман календаре буенча бу дата башка вакытка туры килә. Һиҗри календаре айның тууына бәйле булганга күрә, мөселманча яңа ел көне дә ел фасылының төрле вакытларында була ала.
Мөселман календареның беренче ае мөхәррам дип атала. Мөхәррам ае җитү белән Яңа ел башлана.
Быел исә мөхәррам аеның беренче көне 20 августка туры килә.
Шушы көнне һиҗри буенча яңа 1442 ел башлана. Димәк, 20.08.2020 көнне мөселман календаре буенча яңа ел башланды дип саныйбыз.

Реклама

("Дин вә мәгыйшәт")

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: