Шәһри Казан

Беренче тапкыр ураза тоту белән ике хәтирә исемдә

Беренчесе мин 5-6 яшьлек вакытта (1991-1992 еллар). Әбием ялгызы яшәү сәбәпле, мәктәпкә укырга кергәнче, иптәшкә дип, күп вакытны авылда тора идем.

Әбиемнең сәхәргә торып, эчке якта әкрен генә “кыштырдаганын” хәтерлим. Миңа ут төшеп уянмасын дип, пәрдәне тартып куйды. Кая уянмау инде анда! Сикереп торып “мин дә синең белән уразага керәм” дип сәхәр ашадым. Әби әкрен генә елмая. Күңелемдә кыш дип истә калган, көн озын түгел, шулай да уразамны тотып бетерә алмадым, яшем бәләкәйрәк шул. Ә авыз ачкан вакытны көтеп җиткереп, әби белән бергә авыз ачтым. Күрәсең, еш булгандыр мондый хәлләр, бу ике доганы күптән яттан беләм, Аллага шөкер, төнлә уятсалар да, укып бирәм.

Реклама

Икенче хәтирә башлангыч мәктәп елларында. Гаиләбез белән уразага кердек: әти, әни, ике абыем һәм мин. Көндез бергәләшеп өй эшләре эшләдек, күп итеп өчпочмак пешергәне истә. Суынмасын дип, зур табакка салып, өстен тастымал белән капладык. Бәлки, авыз ачарга күп тә калмаган булгандыр. Берзаман олы абый: “Өчпочмак бик тәмле булган!” димәсенме! Аның ашаганын күргәч, мин дә тотындым өчпочмакка. Әти, әни, бәләкәй абый уразаларын тотып бетерделәр.

Менә шундый минем беренче уразаларым. Хәзер, Аллага шөкер, барысын да үз вакытында эшлибез. Инде үз кызым да ураза тотып карарга ниятен белдерде. Аның да матур хәтирәләре күңелендә калыр дип ышанам.                                                              

Флүзә Муссарова,

Казан

Фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ураза
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: