Шәһри Казан

Быелгы өйгә китереп бирү форматында узган республика ифтарын уздыруга 9 млн сум акча тотылган

“Туган авылым” ресторан комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов матбугат очрашуында ТАССРның 100 еллыгына багышланган ифтарның рамазан ае дәвамында көн дә үтүен билгеләп, барысы 30 мең мохтаҗ кешегә ризык җыелмалары таратылуын әйтте.


Бер кешегә 300 сумлык ризык әзерләнгән. Алар Казан мәчетләренә генә түгел, районнарда яшәүчеләргә һәм шулай ук социаль оешмаларга да таратылган.
– Ифтар җыелмаларын машинага төяргә, ә ризыкны җылытырга уңайлы булсын өчен, пакетлардан баш тартып, тартмалар эшләттек. Аннары җомга көннәрендә балалы гаиләләр өчен тартмаларга уенчыклар да салдык, – дип сөйләде Радик Габдрахманов рамазан ае нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә.  
Рамазан аенда күп балалы, авыру бала тәрбияләнүче гаиләләргә генә түгел, пандемия аркасында эшләрен югалткан гаиләләргә дә ярдәм оештырылган.
– “Рамазан изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында унике авыру балага акчалата ярдәм оештырылды. Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчетне торгызуга да шактый акча җыелды. 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтелде. Фитыр сәдакаларына 900 гаиләгә 6 тонна ризык тараттык, 300 мең сумны акчалата бирдек. Район мөхтәсибләренә рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Алар ифтар җыелмаларын алырга килгәндә, буш кул белән түгел, яшелчә, бәрәңге, ит тә алып килделәр. Кызганыч, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең саны көн дә арта бар. “Зәкят” фонды базасында 1 000 мохтаҗ кеше теркәлгән, – ди Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов.
«Ярдәм» мәчете оештырган «Тормыш юлы» акциясе ярдәмендә дә 60 мең мохтаҗ кешегә ифтар җыелмасы таратылган.
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров рамазан аенда мәчетләрдә йөзләгән онлайн-дәресләр үткәрелүе, күп кенә проектларның, лекцияләрнең онлайн форматта оештырылуы, Галиев мәчетендә һәм башка күп мәчетләрдә Коръән хәтем кылынуын хәбәр итте.

 

Реклама

Фото: http://dumrt.ru

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: