Шәһри Казан

Мәетнең 3, 7, 40ына, елына багышланган аш мәҗлесләрен ничек үткәрергә?

Башы Кабернең ике төре бар: Ләхетле кабер. Мондый төрдә кыйбла ягыннан кабернең бөтен озынлыгы буенча астан бушлык ясала. Кабернең мондый төре туфрак каты булган урыннарда эшләнә. Ләхетсез кабер. Туфрак йомшак яки бик ташлы булган җирдә кабернең диварында ләхет алу мөмкин булмый. Шуңа кабер төбендә ләхет кебек итеп чокыр казыла. Мәетне...

Башы

Кабернең ике төре бар:

Ләхетле кабер. Мондый төрдә кыйбла ягыннан кабернең бөтен озынлыгы буенча астан бушлык ясала. Кабернең мондый төре туфрак каты булган урыннарда эшләнә.
Ләхетсез кабер. Туфрак йомшак яки бик ташлы булган җирдә кабернең диварында ләхет алу мөмкин булмый. Шуңа кабер төбендә ләхет кебек итеп чокыр казыла.

Мәетне кабергә төшерү

Берничә кеше мәетне алу өчен кабер эчендә торалар, ә тышта калганнар мәетне төшерә. Кабер эчендә калучылар кыйблага йөз белән торырга тиешләр. Кабер тышында калучылар мәетне эчтәгеләрнең кулына төшерәләр. Ә эчтәгеләр гәүдәне сак кына урнаштыралар. Ләхет эчендә мәетне уң ягына салалар, кәфенне бәйләгән тасмалар чишелә. Мәетне тыштан бирүчеләр дә, эчтән алучылар да түбәндәгене әйтергә тиеш: «Бисмилләәһи вә гәлә милләти расүлилләһи» («Аллаһ исеме белән, һәм Аллаһ расүленең милләтенә муафыйк итеп»).
Аннары ләхетне такталар белән ябып куярга кирәк. Эчтәгеләр чыккач, кабергә туфрак салына. Каберне күмгәндә башта кабергә өч уч туфрак ташлау - сөннәт гамәл. Беренче учны ташлаганда: «Минһә халәкънәкүм», дип әйтелә. Икенче учны ташлаганда: «Уә фиһә нүгыдүкүм». Өченчесен ташлаганда: «Уә минһә нухриҗүкүм тәәратән ухраа», - дип әйтелә («Без сезне җирдән яраттык һәм үтереп янә җиргә кайтарабыз, вә һәм кыямәт булганда икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарабыз», Коръән, «Та Һа» сүрәсе, 20:55).
Башта туфракны баш ягына ташлыйлар. Аннары каберне көрәк белән күмәргә була. Кабернең тышкы ягы дөянең өркәче, бөкресен хәтерләтергә тиеш, биеклеге 30 см дан артмасын.
Каберне каплау өчен аның эченнән казып алынган туфрак кына кулланыла.

Дога кылу

Мәетне җирләгәннән соң имам яисә ул вәкаләт биргән зат «Әл-Мүлк» («Патша­лык») сүрәсен укый һәм җирләнүчене ярлыкауны сорый. Аннары, дүрт мөселман кабернең дүрт читенә утырып, мәетнең башы янында «Әлиф, ләм, мим» («Әл-Бәкара (Сыер)» сүрәсенең башы), ә аягы янында «Лилләһи» догасын укый. Әлеге догаларны белмәүчеләр берәр тапкыр «Фатихә» һәм унберәр тапкыр «Ихлас» сүрәләрен укый. Аннан соң имам укыган сүрәләрне мәрхүмгә багышлый. Аннан кабер янында имам гына кала, так санда тәһлил әйтә һәм мондый сүзләрне кабатлый: «Әй, фәлан улы (кызы) фәлан, синең яныңа ике фәрештә килеп сорарлар: «Синең Ходаң кем?» «Минем Ходам Аллаһы Тәгалә», - диярсең. Алар: «Синең Пәйгамбәрең кем?» - дип сорар, син: «Минем Пәйгамбәрем - Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галейһи вә сәлләм», - диярсең. Алар тагын: «Синең динең нинди?» - дип сорар, «Минем динем - Ислам», - дип җавап бирерсең».
Шуның белән Исламча күмү хезмәте тәмамлана.

Каберләрне зиярәт кылу

Реклама

Каберне зиярәт кылу, кешеләргә үлемне хәтерләткәне өчен, динебез тарафыннан киңәш ителгән.
Зират капкасыннан кергәндә каберлектә яткан барча мөселманнарга сәлам бирелә:
«Әссәләмү ­галәйкүм йәә әһләд-дийәәри ми­нәл-мө'миниинә үәл-мөслимиинә, үә иннә иншәә'Аллаһү бикүм ләхикүүн әнтүм ләнәә фәратун үә нүхнү ләкүм тәбагүн әс'әлүллаһал гафия ләнәә вә ләкүм».
Мәгънәсе: «Әй, бу йортларның әһелләре! Мөэминнәр һәм мөселманнар булган кабер әһелләренә сәлам булсын! Аллаһы Тәгалә дөньядан үткәннәргә вә сездән калганнарга да рәхмәт кылсын. Сез - бездән әүвәлге кешеләрсез, без - сездән соң калган кешеләрбез. Хакыйкатьтә, Аллаһ теләсә без дә сезгә кушылырбыз. Үзебезгә һәм сезгә Аллаһтан иминлек сорыйм».
Каберләр янында булганда «Йәсин» сүрәсен уку яхшы санала. Пәйгамбәребез: «Бер кеше, каберлеккә барып, «Йәсин» сүрәсен укыса, Аллаһ ул көндә анда яткан мәетләрнең кабер газабын җиңеләйтер һәм укучыга да ул каберлектә ятканнарның саны кадәр савап бирер», - дигән.
Кабергә шәмнәр, ясалма чәчәкләр, чәчәк таҗлары кую динебез буенча дөрес саналмый. Шулай ук кабер өстенә ятарга, утырырга, басарга ярамый. Үзеңнең берәр туганыңны эзләү максаты белән каберләр арасында йөрергә мөмкин, ләкин бары тик кабер ташларын уку өчен генә каберләр арасында йөрү хупланмый. Зиратта кече һәм олы йомышны үтәү рөхсәт ителми.

МӘЕТКӘ ФАЙДАСЫ БУЛГАН ГАМӘЛЛӘР

Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.
Мәет өчен ­хәер-дога кылу. Пәйгамбәребез Мө­хәммәдиең иң күп кылган догаларыннан берсе:
«Раббәнәә әәтинәә фид-дүн'йәә хәсәнәтән үә фил-әәхирати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр».
Мәгънәсе: «Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда яхшылык бир, ахирәттә дә яхшылык һәм гүзәллек бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла».
Кешеләргә бурычы булса, аны түләү.
Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларлар. Бу - сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар.

3, 7, 40ЫНА, ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН АШ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҮТКӘРҮ

Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһы китабында да: «Я, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрамгә чыгарырга хакыбыз юк. Бу мәҗлесләрне үткәрүнең уңай яклары бар. Шуларны карап узыйк: Зесе, 7се, 40ына, елына җыелганда күптән очрашмаган, ераклардан кайткан туганнар күрешә, якынын югалткан кешенең кайгысын уртаклашалар, бу мәҗлестә вәгазь сөйләнә. Күпме гомер дин турында бер кәлимә сүз ишетмәгән кешегә Аллаһ, иман, ахирәт турында мәгълүмат алуы да нинди файдалы гамәл булып тора. Коръән укыла, дога кылына, сәдака өләшенә, килгән кешеләрне, кунакларны тук­ландырып, йорт хуҗасы күпме савап җыя.

Әлеге мәҗлесләр түбәндәге тәртиптә үткәрелә.
Имам иң элек мәҗлескә килгән барлык кешеләрне дә сәламли, аннары утырып дога кыла:
«Әллаһүммә әнзилнии мөнзәлән мөбарәкән уа әнтә хайрул мөнзилиин».
Мәгънәсе: «Йә Аллаһы, безне бәрәкәтле җиргә төшерсәң иде, Син урнаштыручыларның иң хәерлесе».(«Мөэминнәр», 23:29)
Аннан соң имам вәгазь сөйли, анда сүз, гадәттә, дөньяда кешенең вакытлыча гына булуы, гомернең бик тиз узуы хакында бара. Шулай ук, мәҗлестә катнашучыларга Исламның төп төшенчәләрен җиткерергә мөмкин.

Вәгазь тәмамлангач, имам, мәҗлес кунаклары белән бергәләп, эченнән генә йөз тапкыр тәһлил әйтә. Аннары Коръән-Кәримнән сүрәләр укый. Гадәттә «Йәсин» яисә «Әл-Мүлк» сүрәсе укыла, ә кайчакта имам алар урынына берничә кыска сүрә, мәсәлән - «Фатихә», өч тапкыр «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укый. Алардан соң дога кылына, анда мәҗлес хуҗасының вафат булган туганнарының исемнәре санап чыгарыла һәм мәҗлес багышланган кешенең исеме (яисә мәҗлес үткәрүчеләр искә алырга теләгән кешеләрнең исемнәре) атала.
Аннары мәҗлестә катнашучылар садака бирә. Иң әүвәл йорт хуҗасы садака өләшә, һәм имам аңа дога кыла. Башкалар акча өләшергә теләсә, ул уртага (тастымалга, мәсәлән) салына һәм, имам дога кылганнан соң, мәчеткә яисә берәр мохтаҗ кешегә тапшырыла.

Ашаганнан соң имам, мәҗлестә катнашучылар белән бергәләп, тиешле доганы укый.

"Мәет озату йолалары" китабын "Хозур" нәшрияты әзерләп чыгарды.Әлеге 96 битле белешмәлектә кеше вафат булгач, шәригать канунары буенча нәрсә эшләргә кирәклеге аңлаешлы телдә бәйнә-бәйнә аңлатылган.

Мәет саклаучының бурычлары, юу, кәфенләү, җирләү, җеназа уздыру һәм башка дини кануннар турында язылган. Белешмәлектә каберне зиярәт кылганда укыла торган догалар да урын алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 август 2020 - 17:55
    Без имени
    (ике фәрештә килеп сорарлар: «Синең Ходаң кем?»)??? - АЛЛАҺның фәрештәләре Раббыбызга кушамат белән "хода" дип дәшмәсләр, сез аларга яла ягасыз, АЛЛАҺ карәында җавап бирәсегезне онытмагыз!!!