Шәһри Казан

"ЗаБег.РФ" йөгерешендә республика мөфтие дә катнашты

Бүген бөтен ил буйлап дөньядагы иң күпсанлы йөгерүчеләр катнашындагы "ЗаБег.РФ" йөгереше узды. Әлеге чарада Татарстан башкаласы да читтә калмады.

Йөгерергә теләүчеләр алдан теркәлү узып, “Ак Барс Арена” стадионына килде һәм стартка кузгалды. Махсус кием һәм тамгалар белән йөгерү дистанциясенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кузгалды. Ул 10 км аралыкта көчен сынады һәм яхшы нәтиҗә күрсәтеп, дистанцияне 56 минут эчендә йөгереп узды. Әйтергә кирәк, “ЗаБег.РФ” йөгереше, 2017 һәм 2018 елларда, катнашучылар саны һәм аларның уртача тизлеге нәтиҗәләре буенча, Россиянең йөгереш башкаласы исеменә иреште. Камил хәзрәт Сәмигуллиннан тыш, чарада республикабызның бүтән хәзрәтләре дә катнашты.

Реклама

Татарстан мөселманнары башлыгы Timerman ярышларын калдырмыйча 2018 елдан бирле даими катнашып килә. 2019 елның маенда Казан марафонында ул 42,2 км араны уңышлы узды. 2019 елның 6 октябрендә ул зур йөгерү фестивале кысаларында узучы Казан милли ярыммарафонында катнашты. 21,1 км араны ул 2:11:46 нәтиҗәсе белән килде.

http://dumrt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: