Шәһри Казан

Локман ЗАКИРОВ: «Минем татар кешесе булуымны беләләр»

Оптимист белән пессимист әңгәмәсе - Әйткән-сөйләгән сүз­ләрегезгә караганда, язу­чы булырга хыялланмагансыз шикелле. Әмма 40-50 яшегез тулганчыга кадәр сезнең күңелдә табигый талант «йоклап» яткан. Әдәбиятта сирәк күренеш бит бу... - Мин чынлап та язучы, әдип булу турында хыялланмадым, әмма мәктәптә стена газетасы редакторы идем. Ә инде совет армиясе офицеры булганнан соң,...

Оптимист белән пессимист әңгәмәсе

- Әйткән-сөйләгән сүз­ләрегезгә караганда, язу­чы булырга хыялланмагансыз шикелле. Әмма 40-50 яшегез тулганчыга кадәр сезнең күңелдә табигый талант «йоклап» яткан. Әдәбиятта сирәк күренеш бит бу...

- Мин чынлап та язучы, әдип булу турында хыялланмадым, әмма мәктәптә стена газетасы редакторы идем. Ә инде совет армиясе офицеры булганнан соң, «Красная звезда» газетасына сирәк кенә мәкаләләр язгаладым. Әмма болар язучылыкка омтылу түгел иде. Ул чакта бит соцреализм методына таянып, чынбарлыкны алсу-кызыл төсләргә манып язарга кирәк иде. Минем мондый алдашу юлына басасым килмәде. Мин бит Сталин колхозында - ягъни иртәдән алып кичкә кадәр бушка эшләүчеләр заманында туган кеше. 10 яшемдә үк инде әлеге гаделсезлекләргә карата миндә яшерен нәфрәт, бү­тәнчә төрле фикер йөртү уянып өлгергән иде.

СССРда диссидент генерал Григоренко, академик Сахаров, Солженицын, Буковский һ.б. күтәрелеп чык­кач кына, мин - Оборона министрлыгының кырык яшьлек пенсионеры - өстәл артына утырып, яшертен генә, бүтәнчәрәк рухтагы фикерләремне кәгазьгә төшерә башладым. Горбачевның үзгәртеп кору елларында инде байтак уңышларга ирештем. Минем язганнарымны Мәскәүнең барлык газеталары күтәреп алды, аннары инде бу материаллар «Голос Америки», «Би-би-си», «Немецкая волна»лар аша дөньяның күп кенә почмакларына кадәр барып җитте. Болар бөтенесе: Казаннан «Лукман Закиров» дигән исем белән бирелде, гәрчә ул чакта Казанда мине белүче сирәк булгандыр. Бары тик үз хисабыма чыгарылган «Мостафа» дигән китабым «Ел китабы» конкурсында I дәрәҗә диплом алганнан соң гына Казанда минем хакта сүзләр ешайды.

Реклама

- Вакыт җитеп, сез берзаман танылган язучы булып күтәрелгәнсез. Бу ничек булды?
- 2014 елда чыккан «Точка возврата» дигән аз тиражлы китабымның бер бүлегендә язучылык турындагы фикерләремне яздым. Уйлап баксаң, гаҗәп бит: без укыган Түбән Ушмы авыл мәктәбеннән (Мамадыш районы) 5 язучы чык­кан икән! Болар - Хуҗи Мәхмүтов, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Локман Закиров, шуларның алдагы өчесе Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары. Язучы булырга теләп, алар башлангыч класслардан ук шигырь яза башлаганнар инде. Араларында мин генә соңартып һәм очраклы рәвештәрәк язучы булып киттем. Күрәсең, шунлыктандыр - минем стилем бөтенләй башкача, чөнки язучылыкка укымадым. Әмма минем үзешчән стилем танылган язучыларга да ошый һәм мине иң кыска жанр остасы дип таныйлар. Бу мәгънәдә хәтта Туфан Миңнуллин көнләшкән - мин моның белән горурланам. Ул гына да түгел. Мәскәүнең популяр журналы «Новое время»да минем «Жил в стране советской несоветский человек» дигән очеркым чыккач, һәм аны радио аша да тыңлап, аулакта, безнең Дәүсовет депутатлары гына түгел, Дәүләт Думасы депутатлары да мактаган икән. Әмма аларның берсе дә мине ачыктан-ачык мактамады.

- Ничектер сәеррәк: сез, татар мәктәбен тәмамлаган кеше, рус телле язучы булып киткәнсез. Совет кешеләрен урыс­лаштыруга бәйлеме бу?
- Мин чын һәм саф татар кешесемен, татар мәктәбен тәмамлавым да дө­рес. Әмма Совет армиясе офицеры булуым һәм озак еллар рус мохитендә гел рус телендә сөйләшү-­аралашуым нәтиҗәсендә, татар телем күпмедер дәрәҗәдә онытылуга дучар ителде һәм бу минем өчен шактый кыен проблемага әйләнде. Туган телдә җете ачык төсләрдә игътибарга лаек әсәрләр язу миңа кыенга төшәр иде. Рус телле язучыны Татарстанда өнәп бетермиләр, билгеле, әмма мине татар телле язучы булуыма караганда, чын татар кешесе булуымны ях­шырак белүчеләр, аңлаучылар җитәрлек. Бер генә мисал. Үзгәртеп коруның беренче елларында Казанда язмаларымны чыгармадылар, шунлыктан һич югы Мәскәүдәге газета һәм журналларда басылсын дидем! «Мин Татарстан суверенитеты яклы» дигән мәкаләм 1992 елда «Столица» дигән популяр журналда нәшер ителгәннән соң (ә бу журнал рус һәм инглиз телләрендә чыга), аны күп тапкырлар «Би-би-си» каналыннан да тапшыр­дылар.

- Иң яраткан язучыларыгыз кемнәр икән?
- Мәктәп елларында Тукай шигырьләрен яратып укыдым. Шәһәр кешесе булып киткәч, акрынлап Пушкин, Лесков, Лермонтов, Куприн, Джек Лондоннар иҗатына якынайдым. Оятыма каршы, Толстойның «Война и мир» романын ахырына кадәр ерып чыга алмадым. Бигрәкләр дә күләмле әсәр. Фәлсәфи кыйммәтенә зыян китермичә генә аның ¼ өлешен кыскартыр идем мин. Ә менә Толстойның дөньякүләм таныткан «Смерть Ивана Ильича» повестен рәхәтләнеп укыдым.

- Сүз-фикерләрегез сөрешеннән аңлашылганча, ни өчендер үзегезне очраклы кеше дип саныйсыз. Нилектән?
- Әйе, үземне очраклы туганмын, очраклы рәвештә офицер һәм язучы булып киткәнмен дип саныйм. Өстәвенә, әле мин тумыштан пессимист. Чех язучысы Карл Чапек та үзенең пессимист икәнен таный һәм шул сәбәпле үзенә байтак дошманнар җыюын әйтә. Тормышымда дошманнар табыла торды. Әдәби газетада эвтаназия турында мәкаләм чыкканнан соң мине инфаркт хәленә җиткерә яздылар. Ярый әле медицина академигы Долецкий коткарды, ул эвтаназияне үтерү түгел, кешене газаплы үлемнән коткару чарасы дип бәяләде. Бу җәһәттән бездә ­Россия 50 елга артта калып бара.

- Соңгы һәм традицион сорау: алга таба иҗат планнарыгыз нинди?
- Миңа инде 86 яшь, үземне кабер якасында торам дип саныйм. Шунлыктан иҗади планнар белән мактана алмыйм, күбрәк аптека һәм хастаханә юлларын таптыйм. Мин, әл­бәттә, икенче бер дөньяга авыр­ту-мазарсыз гына китәр идем, ләкин монысы инде адәм баласының теләгеннән генә тормый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: