Шәһри Казан

Йолдызнамә (12-19 сентябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Җиңел булмас, әмма сезне тормыш авырлыклары чигенергә мәҗбүр итә алмый. Катлаулы бурычлар сездә эш дәртен генә арттыра. Кайвакыт якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы да бар. Әмма низагны зурга җибәрергә юл куймаячаксыз. Атна азагында күңелсезләнеп йөрмәгез: бу – шәхси мөнәсәбәтләрне җайлар өчен шәп вакыт.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Мәшәкатьләр тиз арада җайга салыныр. Катгый була белгәндә, уңыш яңгыры көтелгәннән дә мулрак явар. Яңа мөмкинлекләр ачыла, гадәти булмаган эшкә алынудан курыкмагыз. Үзегезгә җаваплылык алып, җитди карарлар кабул итү уңыш китерәчәк. Якыннарыгызга карата игътибарны киметмәгез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Ашыкмагыз: эшне тиз арада башкару өчен кулай вакыт соңрак киләчәк. Җиде кат уйлап, бер тапкыр кисә торган чак. Башкаларның киңәшенә колак салу да комачау итмәс. Авырлыклар тормышның төрле тармагында да туарга мөмкин. Әмма аларның барысын да җиңеп чыга алачаксыз. Күп эшләп, сәламәтлеккә генә зыян китермәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз – тормышыгызны яхшы якка сизелерлек үзгәртә алырсыз. Моның өчен тәвәккәл булырга кирәк булачак. Әмма барысы да тиз генә түгел, сабыр була белегез. Сезнең – якыннарыгызга, аларның сезгә карата ризасызлыгы туарга да мөмкин. Көтелмәгән чыгымнарга әзер булыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Зур мәшәкатьләр көтелмәсә дә, вак-төяк күңелсезлекләр читләп үтмәс. Эшнең күп булуы да ачуыгызны китерер – берсен төгәлләү белән, икенчесе баш калкыта. Ял итәргә вакыт калмый диярлек. Әмма шәхси эшкә дә вакыт табарга тырышыгыз. Авыр вакытта якыннарыгыз ярдәмгә килер.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Үкенечле ялгышларны төзәтер өчен шәп вакыт. Карарларны тиз арада кабул итү сорала, бәхеткә, алар һәрчак дөрес булачак. Атнаның икенче яртысы уңышлы һәм файдалы булыр. Һәр эшкә җитди карый белүегез нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешерсез.

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Тормыш арбасы бик тиз тәгәри, шул тизлеккә ияреп, карарлар да кабул итәргә туры килер. Шунысы гына начар: киңәш сорар кеше табылмас. Яңа танышулар көтелә. Шәхси һәм эшлекле очрашулар файдалы булачак. Атна азагында ялгызыгыз гына калырга, ял итәргә тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә колак салыгыз. Алар файдалы сүз сөйләр, кирәкле мәгълүмат ирештерер. Эш һәм уку өчен бик яхшы вакыт. Атна азагында ерак булмаган арага сәяхәткә чыгып керә аласыз – дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән, әлбәттә.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эшләр алга бармый, фикердәшләрегез дә эшне тоткарлый гына кебек. Шуңа да бер ярдан икенчесенә бәргәләнгәнче көч туп­лау, план кору отышлырак булыр. Атнаның икенче яртысында йолдызлар сак эш итәргә киңәш бирә. Башкалар коткысына бирелү аркасында капкынга эләгү ихтималы бар. Кайвакыт сезнең күзаллау да хаталы. Моның белән килешергә кирәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сирәк булса да бәхет елмаер анысы, әмма зур уңышка ирешү өчен тырышлыкны да кызганмаска кирәк. Үзегезнең һәм башкаларның ялгышыннан сабак алырсыз. Вәгъдәләр бирмәгез – үтәве кыен булачак. Имгәнүләрдән сак булыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Тәвәккәллек һәм әйдәманлык сыйфатларын эшкә җигегез. Сезне авыр вакытта ташламаган якын булган кешегезгә бүген сездән ярдәм кирәк булырга мөмкин. Әзер торыгыз – эш гадәттәгедән күбрәк булачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә киеренкелек хөкем сөрә.

Балык (19 февраль-20 март)

Барысы да план буенча бара. Сезгә бу канәгатьлек кенә бирә. Күтәренке кәефтә генә йөрергә тырышсагыз да, атна азагында борчу-мәшәкатьләрдән качып котылып булмас. Акча белән сак эш итегез – аның үз урыны табылачак.

то: www.planetanovosti.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: