Шәһри Казан

Ни хәлең бар, эшмәкәр?

Эшмәкәрләрнең хәле моңарчы да бик мактанырлык түгел иде, коронавирус аны тагын да катлауландырды – кайберәүләрнең кереме бөтенләй нульгә төшеп утырды.

1998 елгы кризис чорында да керемнәр хәзерге кебек аз булмаган – рәсми мәгълүматлар шул хакта сөйли.
Пандемия чорында күрелгән зыян бик зур мастшатбта булса да, бөтен нәрсәне дә аңа гына сылтап калдыру дөрес түгел. “Соры” икътисад дигәннәре беркая да китмәгән: конверттагы хезмәт хаклары, бартер, акчаны касса янәшәсеннән генә уздыру.

Күп очракта эшмәкәр мондый юлга чарасызлыктан барадыр, әмма болар бөтенесе “соры”лык ярлыгын ябыштырып, шәхси эшмәкәрлеккә ышанычны бетерә. Кайберәүләр өчен бу бездә эшмәкәрлеккә ышанырга ярамый, анда барысы да алдакчылар, караклар, бюджетка алардан файда юк дип нәтиҗә ясарга дә сәбәп тудыра. Бәлки шуңа күрәдер дә аларның балалары чит илләрдә белем аладыр? Бездә дөрес укытылмагач, эшмәкәрлекнең дөрес моделен ничек булдырасың? Бөтенесен бер калыптан сугып булмый, әлбәттә, әмма “соры”сын да, соры булмаганын да күргән бар һәм бу беркемгә дә яңалык түгел.

Чит илләр дигәннән, ач кешегә балык бирмә, кармак бир, дигән гыйбарә бар. Европа илләрендә шуңа нигезләнделәр бугай. Пандемия чорында ярдәм кече һәм вак эшмәкәрлеккә генә түгел, хәтта фахишәләргә дә күрсәтелгән. Россия мисалында караганда, белгечләр моны узган гасырның НЭП чоры белән чагыштырып карый: яңа икътисад сәясәтеннән соң ул чакта кече һәм урта эшмәкәрлек юкка чыккан. Бүген зур шәһәрләрдә эре сәүдә челтәрләре җәелә,  тора-бара бу хәл авыл җирлегенә дә барып җитеп, кечкенә кибет-кафеларны юкка чыгарачак. Әмма изге урын буш тормаячак, дәүләткә акча кирәк. Кем белгән, бәлки без элеккеге системага әйләнеп тә кайтырбыз әле: дәүләт корпорацияләре карамагындагы чәчтарашханәләр, аяк киеме төзәтү остаханәләре пәйда булырга мөмкин. Тирә-күрше кайбер дәүләтләрдә мондый система үз көенә эшләп ята. Ә кече, урта эшмәкәрлекне ул чагында метеорит басып үтергән динозаврлар язмышы көтә. Метеорит ролендә исә бу юлы коронавирус булачак – яңа әкият шулайрак сөйләнәчәк.

Реклама

Ләкин бер нәрсәгә дә берьяклы гына карап булмый, бөтен нәрсәне шәхси кулларга биреп бетерү дә дөрес түгел. “Менә бу төше болайрак, теге төше тегеләйрәк” дип, төрле телләрне буташтырып, даладан килгән чәчтарашка үзең теләгән прическаны аңлатып та туйдыра кайчак. Дәүләтнекендә булса укытырлар иде хет. Бездә әле менталитет та башкадыр, совет чорындагыдан арынып бетә алмыйбыз, яңасына өйрәнү җиңел түгел. Кече, урта эшмәкәрлек үзенә булган ышанычны яулый белергә тиеш, ул чагында халык күбрәк дәүләтнеке булган оешмаларга эшкә урнашырга атлыкмас иде. Димәк, бөтен нәрсә ал да гөл түгел, социаль, хокуки нормалар төгәл сакланмый. Соңгы өч елда гына шәхси эшмәкәрләр кулында булган оешмалардан 800 мең кеше эштән киткән. Дәүләт карамагында булганнарныкы киресенчә, шул ук санга арткан.

Кыскасы, без булмаган җирдә гел яхшы, шәхсигә барасың – дәүләтнекендәгеләрнең хәле яхшырактыр кебек, дәүләтнекендә эшлисең – шәхсинекеләр ипинең ике ягына да май сылыйдыр төсле. Батыр белән матур арасында чабып, икегә бүленә алмаган маймыл хәленә калына кайчак...   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: