Шәһри Казан

Алсу Әбелханова: “Хәтта муллалар да мавыгырга мөмкин бит”

Кыяфәте белән генә түгел, тәрбиялелеге, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм абруе белән дә ханбикәләргә охшаш. Юкка гына фамилиясендә дә “хан” сүзе кулланылмагандыр. “Кунак бүлмәсе”ндә чираттагы кунагыбыз – Алсу Әбелханова.

Ул Воркута шәһәрендә туган. Анда татарлыкның “т” хәрефе дә юк иде, ди Алсу. Әмма җәйге каникулны Татарстанда үткәрүе эзсез югалмый. Булачак танылган җырчы биредә ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәнә.

Ызгышларның мәгънәсе юк

Алсу Әбелханова хакында бер гайбәт тә йөрмәү җырчының холкына һәм тәрбиясенә бәйле, күрәсең.
- Сәхнәдәге ызгыш-талашларга сабырлыгым җитми. Әгәр дә син катнашып, сөйли башласаң – аның чиге булмый. Бераздан ул ничек тә булса начар яктан үзеңә кайтачак. Ызгышның мәгънәсе вакыт узу белән югала, ә синең исемеңдә табы кала. Шуңа күрә иң яхшысы – түзем һәм сабыр булырга. Иң зур терәгем – ул Ходай Тәгалә. Тормышта булган киртәләр, сүзгә килүләр кайчан да булса ул барыбер тигезләнә. Әгәр дә тавыш чыгарган кешегә ияреп, зурга җибәреп, нерваңны бетереп, исемеңне пычрата башласаң, анда инде Ходай ничек “хәл” итәчәк, – ди ул.

Алсу ханым фикеренчә, әгәр дә кеше үпкәне күңеленә якын ала торган икән, ул теләсә кайда да үпкәләрлек әйбер табарга мөмкин. Гел кемдер гаепле, кемгәдер ачуланып йөри торган кешеләр минем тирәдә дә бар алар, ди җырчы.

- Бөтен кеше гаепле булып, син генә ак була алмыйсың. Димәк, синдә ниндидер сәбәп бар һәм үзеңдәге сыйфатларны карарга кирәк. Икенче яктан, хаксызлык – адым саен. Шуңа да яисә син түзәсең дә, алга барасың, яисә инде гел шундый очраклар белән очрашачаксың. Минем күңелдә дә авыр юшкыннар калган бар. Андый очракларда ирем бик нык ярдәм итә. Үзем ачык булсам да, аралашканда, бик күп нәрсәне сөйләмим. Әти-әни миннән нәрсә сораса да, алар өчен дә бар да әйбәт. Ә иремә бөтен нәрсәне сөйлим. Ул миңа: “Төкер барысына!” – гына ди. Шунда ук хәлем җиңеләеп китә, - ди Алсу.

Серләремне башкаларга сөйләмим дисә дә, җырчының ике дус кызы бар. Берсе белән алар бергә уйнап үскән, икенчесе исә Алсудан өлкәнрәк.

- Аларга бөтен серемне сөйлим, киңәшәм. Хезмәттәшләр арасында дуслар күп, әмма алар дус-коллега гына булып кала.

“Ирем татар җырчыларын күбрәк белә”

Алсу Әбелханованың ире Радик, җырчыга караганда да татар эстрадасын яхшырак белә икән. Хәтта күбесе белән мине ул таныштырып бара, ди артист. Гәрчә Радик әфәнде сәнгать өлкәсеннән ерак булса, да.

- Балачактан ук татар җырларын җырлап үскән кеше түгелмен. Ульяновскида укыганда күбрәк татар җырларын өйрәнеп, кайбер татар җырчыларын таный башладым. Ул бик соң, 18-19 яшемдә, Казанга консерваториягә укырга керер алдыннан гына булды. Яшүсмер буларак, күбрәк инглиз җырларын тыңлый идем. Музыка училищесында укыдым. Анда оркестрда уйный идем. Мин – баянчы. Классик әсәрләр башкара идек. Ул вакытта эстрада да бик популяр түгел. Соңгы вакытта гына ул шоу-бизнеска әверелде. Салаватның кем икәнен танып-белә идем, Асаф Вәлиевны. Әмма кызыксынып, менә бу мода дип, җырлап йөри торган гадәт юк иде, - дип искә ала Алсу иҗатының башын.

Реклама

Казанга килгәч, ул әлбәттә инде татарча да, татар җырларын да өйрәнә. Үз юлы, үз стилен булдыра. Әмма ул чагында, татарча җырлый белмисең, дип әйткәннәрне күп ишетергә туры килде, ди артист.

- Иң беренче оркестр белән җырладым. Үземнең юлны эзләргә туры килде. Бераз сөйләм каршылыгы да булды, чөнки телем – шәһәрчә, мишәрчә сүзләр дә кушып җибәрә идем. Башта татар җырчылары мине үзләре белән рус җырчысы, инглиз телендә җырлый торган башкаручы итеп алып йөртте. Аннары үземнең репертуарымда татар җырлары барлыкка килде. Зөфәр Хәйретдинов сиңа үз җырларың кирәк, дип, минем үз исемем таныла башлады. Мине Зөфәр Хәйретдинов, Фирзәр Мортазин, Гүзәлия җырлары танытты. Шуңа да Мәскәүгә рус җырчысы булам дип, бару теләгем булмады. Үз мөмкинлекләремә аек акыл белән карыйм, – ди Алсу.

Ул беркайчан да тамашачыга нәрсә кирәк икән, нинди күлмәк киим, нинди җыр сайлыйм, нәрсә җырлыйм дип баш ватмый. Үзенең музыкаль белеме, музыкаль тәрбиясенә таянып, үзенә туры килә торган җырларны сайларга омтыла. 

- Күп санлы тамашачы килеп, менә без сезнең җырларыгызны яратабыз, диюләре  түгел, чын музыкантлар бәя бирү минем өчен мөһимрәк. Үз тамашачым кабул итсә, миңа ошаган кебек ошатса, шул җитә, - ди җырчы.

“Радик белән очрашкач, сораулар юкка чыкты”
Радик Алсудан 7 яшькә олы. Алар җәй айларында авылда очраша торган була.

- Ул 17 яшьлек егет, мин 9-10 яшьлек бала. Кичен клубка чыкканда, кайт әйдә, йөрмә. Үскәч мин сиңа өйләнәм, дип шаярып әйтә иде. Мин шундый ояла идем. Аннан ул армиягә китте. Мин дә әбигә сирәгрәк кайта башладым, аннан Казанга укырга киттем. Башка безнең юллар кисешмәде. Аннан, күп еллар үткәч, очраштык та, бер айдан соң өйләнешеп тә куйдык. Очрашкач, бер-беребезгә кирәк икәнне тойдык. Аны бит аңлатып булмый. Нәрсә белән җәлеп иткәнен дә белмим. Минем кеше. Без очраштык та, минем кеше икәнен сиздем. Очрашып йөргән егетләр дә, өйләнешергә дип йөргән егетем дә бар иде. Әмма мин ул әйбердән курка идем. Бәлки андый ярату булмагандыр. Әле ул кешедән бала табарга кирәклеген дә күз алдыңа китерәсең дә, бөтенләй куркыта башлый. Радик белән очрашкач, бөтен сорауларым юкка чыкты, - ди җырчы.

Алар ике ул үстерә. Алсу үзен таләпчән, кырыс әни дип саный. Шул ук вакытта, улларын иркәләргә ярата.

- Минем аларга карата таләпләрем бик каты. Ирләргә карата нинди таләп булса, балаларга да шундый ук. Бу көнкүрешкә дә, хатын-кызга карата да чагыла. Мисал өчен, ул хатын-кызга урын бирергә, үзе артыннан җыештырып йөрергә дә тиеш. Икенче яктан, мин аларны иркәлим дә. Үземә бала чакта бәлки җитмәгәнгә, аларга яратуымны күбрәк бирергә тырышам. Үзләре дә өйрәнеп бетте бугай инде. Гел килеп кочаклый. Әтиләре исә бик йомшак кеше. Безнең өйдә бар нәрсә дә юмор хисенә корылган. Ул һәр нәрсәне юморга бора, - ди Алсу.

Алсу ханым чибәр, сәләтле, һәрвакыт күз алдында. Әмма аларның гаиләсендә көнләшү дигән хис юк, без бер-беребезгә ышанабыз, ул минем холыкны, кемнәр белән аралашканны яхшы белә, ди җырчы ире хакында.

- Үзем, сәбәп булганда, көнләшә торган кеше. Ул минем дус кызларым белән биергә мөмкин, мәсәлән. Бу, әлбәттә, сәбәп түгел. Җитди сәбәп ул – кем беләндер мавыгу. Шәхсән үзем мавыгудан бик куркам. Хәтта муллалар да мавыгырга мөмкин бит. Ә без барыбыз да кешеләр. Ул әйбердән сакланам һәм куркам, - ди Алсу.

Лилия Локманова
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: