Шәһри Казан

"12 кашык” пирогы РЕЦЕПТЫ

Җиңел әзерләнә торган гади дә, тәмле дә пирог бу.

3 йомырка, 12шәр аш кашыгы шикәр комы, үсемлек мае, сөт, он, 7 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ярты лимон согы һәм кабыгы, шикәр пудрасы (теләгән кешегә генә), бер чеметем тоз.

Реклама

Йомыркага шикәр комы, тоз салып, ике минут миксер белән күпертегез. Катнашмага үсемлек мае, сөт, лимон согы белән угычта уылган кабыгын да өстәгез дә блендер белән яхшылап болгатыгыз. Иң соңыннан он белән камыр көпшәкләндергеч салыгыз. 20-22 см диаметрлы майлы табага бушатып, газ мичендә (180 градуста) 20-25 минут пешерегез. Пешеп чыккач, шикәр пудрасы сибегез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: