Шәһри Казан

Экзотик үсемлекләр үстерәбезме?

Һәр сезонда бер-ике төрле экзотик үсемлек үстереп карамасам, күңелем булмый. Порей суганы, җир грушасы, санберри, җир чикләвеге, фенхель белән помидорның якын туганы булган физалисны да сынап карадым.



Физалисның яшелчә һәм җиләк-җимеш төрләре була. Яшелчә физалисы эрерәк, тәме помидорныкына тартым, әмма татлырак. Туганы помидорга караганда күпкә әрсезрәк. Җимешләре гөмбәзгә охшаган ябык тартмачыклар эчендә үскәнгә күрә, авыруларга, корткычларга бирешми, җиңелчә кырауларны бар дип тә белми. Бездәге климат шартларының көйсезлегенә каршы торырга сәләтле, туфрак составы үзенчәлекләренә бик артык таләпчән түгел.

Перу физалисы һәм каен җиләге физалислары җиләк-җимеш төренә кергән, үзлектән серкәләнүчән берьеллык үсемлекләр. Җимешләре яшелчә физалисына караганда күпкә ваграк, әмма хуш ислерәк һәм татлырак.

Перу физалисы биек булып үсә, җылылык ярата, гәрәбә төсендәге әчкелтем-татлы җимешләре соң өлгерә, шунлыктан безнең төбәктә игү өчен бигүк отышлы түгел. Каен җиләге физалисы иртә өлгерүчән булуы ягыннан безнең өчен кулай.

Безнең шартларда физалисны апрельнең икенче яртысында теплицага яки өйдәге торфлы-чермәле чүлмәкләргә чәчү отышлы. Май ахырында ачык грунтка күчереп утыртылган кәлшәләрдән чагыштырмача иртә уңышка өмет итеп була. Кыраулардан үсентеләрне тукылмаган материал саклап кала. Агротехникасы нигездә помидор үстергәндәге кебек. Физалис уңдырышлы, ачы булмаган туфракны, кояшлы түтәлне үз итә. Шунлыктан, киләсе язда ул үсәсе җирне көздән известьлап калдыру отышлы. Үсемлекләрне бер-берсеннән  50-70 см ара калдырып утыртабыз. Үсенте күчереләсе чокырга черемә яки компост, бер бал кашыгы суперфосфат салып, туфрак белән яхшылап болгаткач, мул итеп су сибәбез. Үсемлек тамыры һәм сабагы беренче чын яфраккача күмелә. Вегетация чорында өстәмә тукландыру өчен, ачытылган сыер тиресе (1:8), микроэлементлар кушылган минераль ашламалар (10 л суга 1 аш кашыгы) чиратлаштырып сибелә. Үсемлек өстәмә тамырлар чыгарсын өчен, төбенә уңдырышлы туфрак өю уңышны арттыра. Аны помидор кебек терәк агачка бәйләп яисә шпалерага беркетеп куйсагыз, кояш нурларында яхшырак җылыныр, араларыннан җил уйнар, бал кортлары тизрәк серкәләндерер, уңышы мулрак булыр һәм тизрәк өлгерер. Шунысын да искәртеп үтим: помидордан аермалы буларак, физалисның ян ботакчыкларын сындырасы юк. Август ахырында төннәр салкынаю сәбәпле, ян тармакларының ботакчык очларын чеметеп алырга туры килә. Әлеге гамәл инде яралырга өлгергән, күпсанлы,  хәтта бик вак җимшәннәргә дә көз уртасынача өлгереп җитү мөмкинлеген тудыра. Сентябрьдән башлап октябрьнең беренче кырауларына чаклы, өлгергән  җимешләрне ике-өч көн саен җыеп алып барырга кирәк. Температура 0 градус булганда да, физалис җимеш бирүен туктатмый. Физалис өлгереп җиткәч баллана, җимешләре сортына хас төскә керә. “Күлмәкләре” кабарып тула,  ярылыр дәрәҗәгә җитеп тартыла.

Физалистан кайнатма, джем, мармелад, конфет ясап, компот кайнатып,  киптереп, йөзем, күрәгә сыман, камыр ашларына салып була, чи килеш ашарга  да бик тәмле.
Физалис орлыклары бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдә сатыла.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото: http://pixabay.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: