Шәһри Казан

Фитофторадан йод шешәсе коткара

 Помидордан мул уңыш алу өчен иртә язда җиң сызганырга туры килә Кишәрлегендә помидор утыртып үстермәгән бакчачылар сирәктер. Кызганычка, кайберәүләрнең хезмәте бушка китә, мул уңышка ирешә алмый. Сәбәбе – томат үстерүнең нечкәлекләрен белмәүдә.


Кыскаларын – ачык түтәлгә
Бу культураның кыска буйлы, янботаклары аз санлы, уңышы иртә өлгерсә дә, чагыштырмача аз бирә торган төньяк селекциясе сортларын теплицага утыртудан мәгънә юк. Җылылык һәм дым җитәрлек булганда, сабаклары 2-3 метрга җитә торган, помидорлары йодрык кадәрле, бер төптә уңышын чиләкләп өлгертергә сәләтле нәзберек көньяк кунаклары безнең тотрыксыз һава торышлы климатта ачык грунтта мул уңыш биреп сөендерә алмый. Димәк, кыска буйлыларын – ачык түтәлгә, озын булып үсүчеләрен ябык грунтка утыртуыбыз хәерле.

Суны – атнага бер
Томатлар кырауга чыдамый, җылылыкны яратсалар да, теплица эчендәге температура 30 градустан артып китсә да, чәчәкләрен коя, җимшән ясауга сәләтсезгә әйләнә. Шунлыктан җәйге челләдә корылма ишекләрен, форточкаларын даими ачык тотарга туры килә. Көндезге һәм төнге температура кискен үзгәреп тору сәбәпле, теплица түшәмендә салкын тамчылар (конденсат) хасил булса, корылма эчендә дым кирәгеннән артып китсә, помидорлар серкәләнә алмый. Помидорын бик күп иттереп үстерегә хыялланып, суны көн саен сибеп, үсемлеккә зыян салучылар бар. Кайберәүләр шлангтан салкын су сибә, үсемлекне баштанаяк коендыручыларны күргәнем бар. Томатка суны бары тик кояшта җылытып, атна-ун көнгә бер мәртәбә, һәр төпкә чиләкләп, яфракларына тидермичә генә сибәргә ярый. Сугарганнан соң, төпләрен кипкән печән яки чүп үләне, салам, черемә, пычкы чүбе белән мүлчәләп кую зарури. Ашлама сибү алдыннан үсемлекне яхшылап сугару мәҗбүри.

Сабакка игътибар кирәк
Җәй уртасында кайбер кешенең теплица эче үтеп чыккысыз джунглины хәтерләтә. Сабаклары күптармаклы, үсемлекнең сабагы юан, яфраклары куе яшел төстә булса да, уңышы мәче төкреге чаклы гына була. Сортына карап, томатны бер, ике, иң күбе өч ботаклы итеп формалаштырмасаң, атнасына бер мәртәбә янботакларын кисеп тормасаң, июль азагында ботак очындагы үсеш нокталарын чеметеп өзеп чыкмасаң, мул уңышка өметләнмә дә. Үсемлек бөтен көчен яшел масса үстерүгә сарыф итәчәк.

Ашлыйбыз
Томат үсентесен бакчага күчереп утырткан чакта чокыр төбенә чиләкләп чи тирес салып калдыру, учлап минераль ашлама, көрәкләп көл сибү – зур хата. Черемә – бер-ике кушуч, нитроаммофоска яки суперфосфат – 1 аш кашыгы, көл – ярты стакан күләмендә булса җитеп тора. Үсемлекне күбрәк ашлауга карап, аңың уңышы артмый. Ул сабакка гына котырачак. Сабаклар, тамырлар формалаша торган май аенда, июньнең беренче атнасында азотлы ашламаларга өстенлек бирсәк, чәчәк ату, җимшәннәр формалашу, төп уңыш өлгертү чорында фосфорлы-калийлы ашламаларга, микроэлементларга, аеруча орга, бутон, завязь, томатон кебек препаратларга ихтыяҗ зурдан була. Сыек ашламалар – кычыткан, чүп үләннәре, чүпрә, көл төнәтмәләре, эремчек суы, сыер тиресе, тавык тизәге ачыткылары томаттан мул уңыш үстереп алырга ярдәм итә. Органик ашламаларны минераллары белән чиратлаштырып сибү отышлы.

Фитофтора: көрәшәбез
Тотрыксыз һава торышлы, салкын яңгырлы җәйдә фитофтора гөмбәчекләре котырына, хәтта өлгереп килгән мул уңышны да юкка чыгара. Ярык тагарак янында калмау өчен, хәстәрен алдын күрүебез бик мөһим. Үсемлекәрне дөрес тукландырып, иммунитетын күтәрүдән тыш, вакытында янботакларын кисеп, сирәкләп, профилактика йөзеннән, суган кабыклары, сарымсак уклары, цитруслы җимеш калдыкларын төнәтеп сибү, сабакларына бакыр чыбык кисәге кадап кую, эремчек суына бор кислотасы, йод тамызып, шуны суга салып болгатып, өсләренә бөркү отышлы.
Корылма эченә берничә урынга бөкесе алынган йод шешәләре элеп куючылар бар. Кайберәүләр үсентеләрне күчереп утырткач ук ХОМ, бордос сыекчасы кебек химикатлар белән эшкәртә башлый. Сүз дә юк, бу препаратлар гөмбәчекләрне җиңә алачак, әмма күрәләтә агулы ризык үстерүдән ни мәгънә? Биопрепаратларның бик күп төрлесе сатуга чыкты. Инфекцияләрдән һәм корткычлардан шулар ярдәмендә саклану күпкә отышлырак. Ничек кулланырга икәнлеге савыт тышларына тәфсилләп язылган.

Өйдә дә кызара
Помидорлар күп яралсын өчен, чәчәк ату чорында көн кояшлы булмаса, иртәнге якта үсемлекләрне саклык белән селкеткәләп, серкәләнүгә ярдәм итәбез. Кайберәүләр помидорларының берәр килолы булуына мөкиббән китә. Моңа ирешү өчен чугындагы чәчәкләрне сирәкләргә, нибары 1-2сен генә калдырып, калганнарын өзеп атарга туры килә. Томатның беренче, икенче чугындагы чәчәкләре җимешләнгәч, астагы яфракларын кисеп ата башлыйбыз. Атнага бер мәртәбә берьюлы нибары ике генә яфракны юк итү рөхсәт ителә.
Помидорлар күпләп яралып, тулышкан вакытта, чирләрдән саклау, тизрәк өлгертү максатыннан, яфракларны тулысынча кисеп чыгучылар бар. Ничек кенә булмасын, үсемлек очындагы яфракларга кагылу тыела. Помидорларның сабагында тәмам өлгереп җиткәне бик тәмле булса да, башкаларына зыян китермәү, төп уңышның күләмен арттыру өчен, астагы чукларындагылары алсуланып җиткәч, өзеп җыя барырга кирәк. Алар өйдә бик тиз кызара.


Хәмидә Гарипова әзерләде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: