Шәһри Казан

Җиләк-җимеш компоты

Һәр 3 литр парландырган банкага 0,5 литр җиләк-җимеш салам да, җиләкләрнең эчелегенә карап, 300-350 гр шикәр комы салам, кайнап чыккан суны агызам да каплап куям.

Алма компоты өчен банкаларны парландырып алгач, алмаларны тутырам да кайнар су салып, 15-20 минут тотам, аннан суын кәстрүлгә бушатып, бер 3 литрлы банкага 300 гр шикәр комы исәбеннән сироп ясап салам. Сироп салыр алдыннан һәр банкага 6 данә канәфер салып чыгам.

Реклама

Көзге сорт алма белән компот япканда кара, кызыл миләш тә өстим.

Кадрия Ишмурзина,

Кукмара.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: компот
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: