Шәһри Казан

Казан сайлыйбыз

Табигатькә чыгып, казан асып пылау яки башка тәмле ризыклар пешерергә яратабыз. Әмма моның өчен яхшы казаның булу кирәк. Аны ничек итеп дөрес сайларга соң?

Учак өстендә пешерү өчен сфероид формалы казан әйбәт. Аның төбе генә түгел, ян-яклары да җылына. Казан төрле зурлыкта була. Биш-алты кеше өчен 5-8 литрлы да җитә, кунаклар күбрәк икән, 10 литрлысы әйбәт. 4 литрлы казан өч кешелек гаилә өчен таман.

Капкачы авыр булсын һәм казанга яхшы итеп тиеп торсын.
Материалларына килгәндә, алар төрле. Чуеннан ясалганы – иң ышанычлысы. Ул озак җылына һәм озак суына. Шуның өстенә ул озак еллар хезмәт итә. Тискәре яклары – ул бик авыр, яхшылап карап тормасаң, күгәрүе дә бар.

Алюминий җылыны яхшы үткәрә, тиз җылына һәм тиз суына да. Аның эчендә пешә торган ризыклар да тиз янарга мөмкин. Алюминий казанны каты утка куярга ярамый. Әзер ризыкны да аңарда озак тотмагыз, югыйсә оксидлашачак.

Реклама

Яндырмый торган махсус өслеге булган корыч казан чуеннан ясалганына караганда арзанрак. Алюмин казан белән чагыштырганда исә куркынычсызрак, әгәр дә өслегенә зыян килмәгән булса. Янудан саклый торган өслекнең хезмәт итү вакыты уртача ярты ел. Озак хезмәт итә торганы кыйммәтрәк. Чуен казанга караганда да кыйммәт, аның каравы җиңелрәк.

Казанның стенасы стандарт – 2-4 мм. Алюминий казанның калынрагын алыгыз. Ул температураны яхшырак тота, тиз янмый да. Белгечләр алюминий казанның 8-10 мм калынлыкта булганын алырга киңәш итә.

Яңа казанны кулланыр алдыннан башта юыгыз, аннары яхшылап корытып, утта тотыгыз. Суытканда салкын суга тыга күрмәгез. Суынгач, юыгыз һәм 1,5 кг эре тоз сибеп (8 литрлы казанга), тагын бер сәгать утта тотыгыз. Тозның төсе аксыл көрән төскә керергә тиеш. Аннары тозны алып ыргытып, сөртеп кенә алыгыз. Тоз урынына сыек май салып та утта тотарга була. Болай иткәндә ризык казан стенасына ябышмаячак.
Алюминий казанны утта озак тотмагыз. Яндырмый торган өслеге булганын бөтенләй утта кыздырырга ярамый.
(“АиФ”)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: казан
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: