Шәһри Казан

4 яшьлек сабый әтисенә 23 февральгә бүләк ясаганда үлеп киткән

Табиблар сабыйны коткарып кала алмый

Новочеркасскида 4 яшьлек бала әтисенә 23 февральгә бүләк әзерләгәндә ялгыш канцелярия кадагын капкан һәм ул бронхларына эләккән.

Реклама

Сабый балалар бакчасында бәйрәмгә открытка ясаган булган, аны стенага беркетергә дип урындыкка баскан. Урындыкка тотынып менәргә кулы буш булсын өчен, канцелярия кадагын авызына капкан. Менеп басканда, ялгыш кына йотып та җибәргән. Бала шунда ук тончыга башлый, хастаханәгә барганда исә аңын югалта һәм клиник үлем кичерә. Табиблар сабыйны коткарып кала алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: