Шәһри Казан

Алсу һәм Азат Фазлыевлар бәби көтә?

Татар эстрадасының парлы дуэты Алсу һәм Азат Фазлыевлар күңелле яңалык әзерләгән. Бу хакта Азат социаль челтәрдә хәбәр итте.

“Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез? 
1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3)  Алсу өченчегә бәби көтә!
Тавыш бирәбез!” - дип язган Азат.

Реклама

Җавап итеп мондый хәбәрләр язганнар: “Артистларыбыз изоляцияне бушка уздырмаган”, “Ландыш, Гүзәлнең аяклары җиңел булды ахры”, “Болар гына калмас, бәби көтәләрдер инде”, "өч хәбәр дә яхшы”, “нәни кыз алып кайталар” һәм башкалар.

Ни булса да, хәерлегә булсын! Сер йомгагы тиздән чишелер...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: