Шәһри Казан

Бер авариядә - ике мәет һәм өч зыян күрүче

Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат һәлак була

Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләгән.

Аларның сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган. «КАМАЗ» һәм «Шевроле» бәрелешә. Ике автомобиль дә юлдан кюветка очкан.

Реклама

«Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат (чит ил машиналары пассажирлары) һәлак була. Җиңел машина йөртүчене һәм тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән табиблар алып китә», — дип ачыклык кертте шаһитлар.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: