Шәһри Казан

Чистай кызы ял иткәндә алданган

Чистайда яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз узган ел сентябрьдә полиция бүлегенә мошенниклык очрагы турында хәбәр иткән булган.

Аның сөйләвенчә, ул Краснодарда ял иткәндә, Чистайда арендага фатир алган. Социаль челтәрдә тапкан игълан буенча шалтыратып, фатир хуҗасына 7 мең сум акча да күчереп куйган.

Берничә көннән шәһәргә кайткач, хатын-кыз ире белән түләнгән фатирга барган.  Ләкин әлеге фатирда башка кешеләрнең яшәве һәм фатир турында бернинди игълан бирелмәве ачыкланган. Хатын-кыз шундук үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Реклама

Чистай районы буенча Тикшерү бүлеге мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Оператив чаралар барышында әлеге җинаять эшендә Пермьдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз һәм аның белән яшәүче ир-атның катнашы барлыгы ачыкланган. Хәзерге вакытта хатын-кыз Пермь шәһәренең тикшерү изоляторында.

Фото:https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: