Шәһри Казан

Ике атнадан коронавирусның икенче дулкыны килеп җитәчәк...

Мәскәүдән Татарстанга авыру алып кайтучыларны күп күрдек инде без... Алла сакласын!

Вирусолог Михаил Щелканов фикеренчә, ике атнадан Россиядә коронавирусның икенче дулкыны каплап алачак. Бу хакта ул URA.RU порталына биргән әңгәмәсендә җиткергән. Аның фикеренчә, бигрәк тә эре шәһәрләргә куркыныч яный. Аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләре куркыныч астында. Шулай ук Владивостокта да авыру көчәеп китәргә мөмкин, чөнки кытайлылар Европадан туган якларына шул шәһәр аша уз.

Белгеч, мондый вәзгыятьтә чикләрне ябарга кирәк дип саный.

Реклама

Әлбәттә, бу фаразда әйтелгән шәһәрләрдә генә түгел, куркыныч безгә дә янарга мөмкин. Кем әйтмешли, Мәскәүдән Татарстанга авыру алып кайтучыларны күп күрдек инде без... Алла сакласын!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 июнь 2020 - 14:57
    Без имени
    Уфф, яный икэн, карантинга утыртсыннар, нэрсэ котэлэр, выборлар узганынмы. Ике атнаны котэргэ кирэкми, халык болай дэ тилмерэ авырап, вспышка бар жирдэ, тэгэрэп китеп халык авырта, ишетуче дэ, белучедэ юк. Чебен урынына халык кырылсын дипме, самоизляциядэ юк, карантинда юк, кругом пневмониядэн интегэлэр