Шәһри Казан

Ире ике кул чугын кискән хатын кияүгә чыгарга җыена

2017 елның декабрендә Серпуховада коточкыч хәл булган иде. Дмитрий Грачев, көнләшүдән, хатыны Маргаританың кул чукларын балта белән чапты.

Маргаританың бер кулын табиблар саклап кала алды, икенчесенә протез куйдылар. Суд ирен 14 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул Маргаританы урманга алып барып, берничә тапкыр үтерәм дип куркыткан да була. Алар ике бала тәрбияләгән.
Бу көннәрдә 27 яшьлек Маргарита инстаграм битендә сентябрь аенда кияүгә чыгасын хәбәр итте, әмма төгәл датасын һәм туйның ничек, кайда узачагын әйтмәде.

Реклама

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: яшәеш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: