Шәһри Казан

"Әкият" курчак театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат

Кичә "Әкият" курчак театрының талантлы артисты, Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әкият» курчак театры мәрхүмнең якыннарының тирән кайысын уртаклаша. Аны «бөек актер, сәхнә остасы, мәдәниятле, театраль эстетикалы, зыялы, мәрхәмәтле кеше», дип искә алалар.

Даниил Үтәшев йөздән артык персонаж сәхнәләштергән. Алар арасында «Новые приключения трех поросят» спектаклендә Бүре, «Али-баба и сорок разбойников»та Касыйм, «Сказка волшебной ночи»да мистер Никто, «Царевна-лягушка»да Кощей Бессмертный, «Малыш и Карлсон»да Карлсон, «Буратино»да Карабас һәм башкалар, диелә бу хәбәрдә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: