Шәһри Казан

Әлмәтнең "кызыл зона"да эшләгән 59 яшьлек инфекционисты вафат булган

Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Тимур Нагуманов нефтьчеләр шәһәренең иң күренекле табиб-инфекционисты Игорь Васильевич Федоровның вафат булуы турында хәбәр итте. Мәрхүмгә 59 яшь булган. 

"Пандемия чорында Игорь Васильевич "алгы сызыкта", "кызыл зона"да эшләде, коронавирус һәм вируслы пневмония белән чирләүче авыр хәлдәге хасталарны дәвалады. Иң мөһиме, инфекция йоктыру куркынычы көчле булуга карамастан, үз вазифасын башкаруны дәвам итте. Аның күпьеллык табиблык тәбриҗәсе бүген, хәлиткеч көннәрдә кирәклеген яхшы аңлый иде ул. Игорь Васильевич күпме кешене терелтеп, аякка бастырды. Ул һәр көнне без - әлмәтлеләрнең тормышы, сәламәтлеге өчен көрәште. Менә шундый фидакарь табиблар аркасында, без яшәвебезне дәвам итәбез. 

Реклама

Шәхсән үз исемемнән, Игорь Васильевич гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Бу безнең өчен зур югалту. Шәһәребез күренекле  белгечне, үз эшенең остасын, киң күңелле, ярдәмчел кешене югалтты. Хөрмәт, дан аңа һәм мәңгегә истә тотарбыз", диелә Тимур Нагуманов хәбәрендә. Дөрес, шәһәр башлыгы табибның үлем сәбәбе турында язмаган. 

Мәрхүмнең туганнары, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: