Шәһри Казан

Машина йөртүчесе реанимациядә, пассажиры һәлак булган

27 сентябрь көнне Әлмәт районында Түбән Мактама-Актүбә юлында "Хонда Цивик" автомобиле белән идарәне югалтып, юл кырыена очып төшә.

"Хонда"ның руле артында 1998 елгы егет булган. Җиңел машина йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган һәм авария аның капма-каршы яктан хәрәкәт итү юл кырыена чыгуы аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.

Реклама

Каза урынында 1988 елгы "Цивик" пассажиры һәлак булган. Йөртүче күпсанлы җәрәхәтләр алган, хәзер ул реанимациядә, хәле авыр дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото:ТР Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: