Шәһри Казан

Өч бала янып үлгән фаҗиганың сәбәпләрен ачыклыйлар

Кичә, 23 май көнне шәхси йортта чыккан янгын өч сабыйның гомерен өзгән.

Бәхетсезлек очрагы Ярославль өлкәсе Углич районында көпә-көндез  килеп чыккан, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Реклама

Янгында дүрт яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәк кыз белән малай янып үлгән. Фаҗига урынында алар белән яшәгән хатын-кызның да мәете табылган.

Әлегә янгынның сәбәпләре мәгълүм түгел, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: