Шәһри Казан

Өстәмә ял көне кемгә тиешле?

Россия Президенты Владимир Путин  диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне бер эш көненнән эштән азат итүне күздә тоткан федераль законга кул куйды.

Тиешле документ белән рәсми интернет-порталындагы хокукый мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә.
Документта хезмәткәр диспансеризация үтү өчен эштән азат ителүне, күмәк килешү яки локаль норматив акт белән каралган очракта, медицина оешмасы белешмәсен күрсәтергә тиеш, дип билгеләп үтелә.

Реклама

Яңа нормалар диспансеризациядән файдалана алуны арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклап калуны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: