Шәһри Казан

Путин халыкка кабат мөрәҗәгать әзерли

Россия Президенты Владимир Путин халыкка кабат мөрәҗәгать әзерли. Ул 1 июльдән соң, ягъни Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң булачак, дип яза РБК.

Әлеге басмага бу мәгълүматны җиткерүче сүзләренчә, Путин гражданнарга тавыш бирүдә катнашулары өчен рәхмәт әйтәчәк. Шулай ук хакимият органнарына яңа йөкләмәләр дә җиткереләчәк.

Мөрәҗәгатьнең нинди форматта узачагы әлегә мәгълүм түгел.

Реклама

Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков Владимир Путинның мөрәҗәгать ясавы бары аңардан гына тора, дип белдергән.

Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр 1 июльгә билгеләнде. Аңа кадәр, 6 көн дәвамында Россия гражданнары урамда урнашкан мәйданнарда тавышларын бирә алачак.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: