Шәһри Казан

 Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирус буенча яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый

  Татарстан Республикасында бүгенге көнгә коронавирус инфекциясе аркасында яңа чикләүләр кертергә планлаштырмыйлар.

Бу хакта онлайн-конференциядә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Авдонина сүзләренчә, кабул ителгән чаралар җитәрлек дәрәҗәдә. Хәзерге вакытта барлык чикләү чаралары нәтиҗәле эшли, ниндидер өстәмә чаралар кертү планлаштырылмый, дип билгеләде ул. Шулай ук Любовь Авдонина әйтүенчә, барысы да гражданнарның бу чараларны ничек үтәячәгенә бәйле булачак. Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланды, Россиядә - 15 меңнән артык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: