Шәһри Казан

Сак булыгыз! Татарстанда 38 градуслык челлә көтелә!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе турында игьлан итте.

14 һәм 15 июльнең икенче яртысында 35-38 градус эсселек булачак, ди синоптиклар.
Сишәмбе көнне, 14 июльдә, төнлә һәм көндез яшен була һәм көньяк-көнчыгыш җилнең кыска вакытлы көчәюе 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк. Көн ахырында һәм кичен синоптиклар көчле яңгыр, җилнең 23 м/ска кадәр көчәюен фаразлыйлар. Кайбер районнарда боз явуы бар.

Реклама

Казанда төнлә һәм иртән 14 июльдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
Сак булыгыз!

Фото "ШК" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: