Шәһри Казан

Саналырга әзер торыйк

Безне тагын санарга-барларга җыеналар. Дөрес, иртәгә генә түгел әле: 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу уза.

Эш башланган инде. Республиканың барлык район-шәһәрләрендә август-сентябрь айларында урам-йорт исемнәрен төгәл билгеләү буенча әзерлек эшләре узды. Махсус курсларда укыган кешеләр, өй-фатирларга кермичә генә, адреслар буенча йөрделәр. Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә үзенә күрә бер репетиция.

Бездә соңгы тапкыр Бөтенроссия халык санын алу 2010 елның 14-25 октябрь көннәрендә узган иде. Чебешләрне көзен саныйлар дисәләр дә, күрәсең, халыкны да көзен санау кулайрактыр. Әлеге исәпләү нәтиҗәсендә, безнең 142,9 миллион булуыбыз ачыкланган. Бу, 2002 елда уздырылган халык санын алу белән чагыштыр­ганда, 2,3 миллионга кимрәк.
Безне болай чутлап-барлап тору изге максатлар белән эшләнелә, ди. Шул саннарга нигезләнеп, халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча илкүләм проектлар әзерләнәчәк, демографик үсеш юллары билгеләнәчәк.

Реклама

Халык исәбе анкетасында шактый гына сораулар бар: яше, һөнәре, милләте һәм туган теле. Соңгысы – иң четерекле мәсьәлә. Әлеге сорауларга җавап биргәндә, һәркем үзенең ата-анасы кем булуын, тамырларының кая тоташканын онытмаска тиеш. Әти-әнине сайлап алып булмаган кебек, туган телне дә сайлап булмый. Ә менә Бөтенроссия халык санын алу анкеталары сайларга куша. Кайсысы кулайрак, кайсысы файдалырак – шуны язганны көтәләр.

Республикада читтә яшәүчеләргә аеруча кыенга туры килер. Алар болай да туган телнең бөтен ямен тоеп яшәүдән мәхрүм. Урал буендагы милләттәшләребезне башкортлар дип яздырырга тырышу күренеше дә бар. Бу Башкортстанда гына түгел, Свердловск, Пермь өлкәсендә дә күзәтелә. Һәр халыкның күбрәк санлы буласы килә. Бу мөһим эштә кайсы да булса графага тамгаңны куйганчы, шагыйрь әйтмешли, йөрәкне компас итәргә, тамыр­ларыңда кайсы милләт каны агуын туктап уйларга кирәк. Татар стратегиясендә язылганча, «Кем мин, татар булмагач?!» – диярсең...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: