Шәһри Казан

Сенаж ташучы ике КамАЗ бәрелешкән: армиядән яңа кайткан егет һәлак була

1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә.

"Ватан" ширкәте басуында фаҗига була. Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. 1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә.

Реклама

КамАЗ шоферлары, яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан. Фаҗига урынында һәлак булган егетне бүген өйләдән соң җир куенына иңдерделәр. Аның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, дип яза Арск-Информ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: