Шәһри Казан

Су төбенә киткән кызны коткарганда өч ир-ат суга батып үлгән

12 яшьлек кыз су керергә ярамаган урында коенырга кереп китә. Ул бата башлагач, яр буенда булган ике ир-ат һәм бер яшүсмер егет аңа ярдәмгә ашыга.

Кызны коткарып калалар, әмма көчле агым аларны алып китә. Күпмедер вакыттан соң коткаручылар икесенең гәүдәсен табып ала. Яшүсмерне эзләү дәвам итә. Сулык янында коенырга ярамый дигән язу булса да, кыз бала олылар күзәтүеннән башка суга кергән. Ир-атларныңң барысы да аек булган. Бу хәл Новосибирскида булган, дип яза РИА Новости.

Реклама

Фото: https://vk.com/mchs.tatarstan архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: