Шәһри Казан

Татарстан мәктәпләрендә киләсе уку елына каникуллар графигы билгеле булды

РФ Мәгариф министрлыгы киләсе уку елына каникуллар графигын бастырып чыгарды.

Расписание нигезендә, укулар 1 сентябрьдә башланып, 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар мәктәпкә кабат 9 ноябрьдә барачак һәм укулар 24 декабрьдә тәмамлана.

Реклама

Киләсе елга килгәндә, Яңа елдан соң укулар 11 гыйнвардан 24 мартка кадәр билгеләнгән. Дүртенче чирек исә 5 апрельдә башланып, 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шул рәвешле, көзге каникуллар 8 көн булачак (1-8 ноябрь), кышкылары 17 көн (25 декабрь-10 гыйнвар), язгы каникуллар 8 өн (28 март-4 апрель). 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 июль 2020 - 13:17
    Без имени
    👍🙏🏼