Шәһри Казан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар арасыннан 38 процент очракта вирусны тапшыру юлы ачыкланмаган

Татарстанда COVID-19 белән авыручыларның 38 процентында вирусны тапшыру юлы билгеләнмәгән. Мондый мәгълүматларны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.

Татарстан Республикасы Россия кулланучылар күзәтчелеге мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә коронавирусны билгеләү өчен 3844 тест уздырылган. Пандемия игьлан ителгәнән бирле, барлыгы шундый 294 мең тест үткәрелгән.

Шулай ук бүгенгә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә анализ ясау өчен 2504 кан пробасы алып килгәннәр. Ерак территорияләрдән 366 проба китерү көтелә, алар бүген кич белән булачак.

Реклама

Коронавирус белән авыручы пациентларның яртысыннан артыгын (51 процент) эшче һәм хезмәткәрләр тәшкил итә. Пенсионерларга бу өлеш  23 процент туры килсә, балалар арасында әлеге чирнең таралуы 5,2 процентны тәшкил итә. 65 яшьтән өлкәнрәк пациентлар арасында хасталар саны - 16 процентны тәшкил итә (743 авыру).

ТР Роспотребнадзоры тарафыннан симптомсыз, җиңелчә авыручыларның 1556сы ачыкланган (34 процент). 79 кеше (1,7процент) әлеге чирне бик авыр кичерә. Бүгенге көндә ИВЛ аппаратларына 69 пациент тоташтырылган.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: