Шәһри Казан

Татарстанда салкыннар озак сакланырмы?

Бу көннәрдә бераз суытып җибәрде. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә җылылар вәгъдә итми.

Бүген, 9 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 9-16, көндез исә 20-22 градуска кадәр җылыначак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле салкын җил булуы хакында да кисәтә.

Реклама

Киләсе атнада да әле җылылар көтелми. Көндезге сәгатьләрдә һава  22 градуска кадәр, ә төнлә исә 12-14 градуска кадәр җылыначак. Җомгадан алып якшәмбегә кадәр яңгырлар явуы да көтелә. Шимбә көнне яшенле яңгыр явуы ихтимал, диелә синоптиклар фаразларында. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: