Шәһри Казан

Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә берьюлы 4 яңа очрак (коронавирус буенча яңа статистика)

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 31 яңа очрагын ачыклаганнар.

Бер очрак читтә кайткан кешедә ачыкланса, калганнарына элемтә аша йоккан.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 31 яңа очрагы расланган, шуларның 1есе - читтән кайткан кешедә табылган, 30ы - контакт аша, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

"12 кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өйдә дәвалана", - диелә хәбәрдә. Иң күп авыручылар 30дан алып 50 яшькә кадәр. Статистикага күз салсак, балигъ булмаган бер балага да әлеге чир йоккан.

Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган - 13 очрак. 1 августка Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 5664 очрагы теркәлгән. Барлык чорда 4561 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә ике кеше.

1.    Казан – 13
2.    Әлмәт – 1
3.    Буа – 1
4.    Биектау – 2
5.    Яшел Үзән – 4
6.    Кайбыч– 1
7.    Лаеш – 1
8.    Менделеевск – 1
9.    Түбән Кама– 4
10.    Питрәч – 1
11.    Балык Бистәсе – 1
12.    Чистай  – 1

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: