Шәһри Казан

Түбән Камада 84 яшьлек әбине кыйнаганнар

Түбән Кама полициясенең кизү бүлегенә 84 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән.

Түбән Кама полициясенең кизү бүлегенә 84 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, билгесез зат әбинең фатирына кереп, әбине кыйнаган һәм телевизорын урлаган.

Реклама

Полиция хезмәткәрләре шундук вакыйга булган урынга кузгала, тикшерү эшләре оештыра, мөмкин булган шаһитларны сораштыра.  Оператив-эзләү чаралар нәтиҗәсендә әбинең 39 яшьлек күршесе тоткарлана. Ир-атның моңарчы кулга алынган булуы мәгълүм. Урланган җиһаз да табылган. 

РФ Җинаять Кодексының 162нче маддәсе 3нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: