Шәһри Казан

Укучыларга мәктәптән кайтуга өй эшен хәзерләргә ярамый!

Укучы мәктәптән кайткач, өй эшен эшли башлаганчы ике сәгать тирәсе ял итәргә тиеш, дип саный белгечләр.

Реклама

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Роспотребнадзор хезмәткәрләре гомумән, беренче сыйныф укучыларына көндез йоклап алу мөмкинлеге дә булырга тиеш, ди. Баланың сәламәтлеге аның көндәлек режимын дөрес оештыруга бәйле. Шуңа да дөрес туклану, физик күнегүләр башкару, укудан тыш вакытны саф һавада уздыру мөһим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: