Шәһри Казан

Янә юл һәлакәте, янә кеше үлеме...

Арча районы Чулпан авылын янында кичә ике чит ил машинасы “Датсун” һәм “Нексия" катнашында кеше үлеменә китергән юл фаҗигасе булган.

Казанда яшәүче, Арчага кунакка кайткан "Датсун" машинасы йөртүчесе Кәче авылыннан олы юлга таба чыга. “Юл бир” тиешле юл билгесенә карамыйча, юлга килеп керә. Биредә Арча ягыннан килүче Балтач районы кешесе идарә иткән “Нексия” машинасына килеп бәрелә, дип хәбәр итте безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган “Датсун” машинасындагы ике пассажирның берсе – 1952 елгы Казиле авылы кешесе һәлак булган.

Реклама

“Нексия” машинасы салонында утырган кешеләр зыян күрмәгән.

Әлеге һәлакәт буенча тикшерү бара.

Фото: http://arskmedia.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: