Шәһри Казан

Йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясатып була

Татарстанда июнь ахырына кадәр ветеринария табибларының күчмә төркемнәре эшли, алар йорт мәчеләренә һәм этләргә котыру авыруына каршы вакцинация ясыйлар.

Бүгенге көндә мобиль бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшлиләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакцинацияләү бушлай, билгеләнгән урында уздырыла. Бу процедура вакытында ветеринария белгечләре АЧС, кош гриппы, эре мөгезле терлекләрнең нодуляр дерматиты һәм башка авыруларны профилактикалау буенча мөрәҗәгать итүчеләргә консультация бирәләр, дип ачыклык керттеләр идарәдә.

Реклама

Хайван хуҗаларын социаль дистанция сакларга һәм ветеринарларга барганда перчатка, битлекләр кияргә чакыралар. Песиләр һәм этләрне  вакцинацияләү көн саен ТР башкаласының дәүләт ветеринария клиникаларында үтә. Алдан язылмыйча килергә дә мөмкин, дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.

 

Фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: