Шәһри Казан

«Югарыдан яхшы күренә»

«Ак Барс» сезонда рәттән дүртенче җиңүен бәйрәм итте. Шулай да сакта ялгышлар күп әле. Баш тренер кайбер хоккейчыларга ял биреп, уенны тамашачы буларак карарга киңәш итә.

16 сентябрь кичендә Казан хоккейчылары үз бозында «Северсталь» командасыннан өстен чыкты – 4:3.
Сезонның старт матчында – ЦСКА белән уенда абынганнан бирле «Ак Барс» җиңелү ачысы татыганы юк. Шулай да уенга бәйле сораулар күп, җаваплары гына азрак, дип бәя бирә баш тренер Дмитрий Квартальнов.
– Бүгенге матчта уен азагы белән бәйле канәгатьсезлек бар. Таркалдык, дип әйтәсем килә, – ди Квартальнов, «Северсталь»га каршы уеннан соң. – Белмим, безгә монда уйланырга кирәк, чөнки начар уйнамадык. Көндәшне хурларга җыенмыйм, әмма мондый уеннарда безгә ышанычлырак җиңү яуларга кирәк.
Тренерлар штабы кул кушырып утырмый, әлбәттә. Составта да үзгәрешләр булып тора. Әнә киләсе уенда капкада Адам Рейдеборнны Тимур Билялов алмаштырачак, ди остаз. Чөнки Швеция капкачысының ялгышлары күзгә нык ташланды.
Үзгәрешләр моңа кадәр дә булды: «Северсталь» командасына каршы матчта «Ак Барс» уенчысы Артем Лукоянов та составка эләкмәгән иде. Узган ике сезонда даими чемпионатта да, плей-оффта да һәр уенда катнашкан булган ул –  бер матчта да бозга чыкмый калмаган.
– Бу – ротация, – ди баш тренер. – Аңа да ял кирәк. Тәнкыйть һәр уенчыга карата да белдерелә. Шул исәптән Артемга да. Киләсе уенда катнашачак, ә бүген ял бирдек – кайвакыт уенны кырыйдан карарга кирәк, югарыдан – хоккей шулай ук бик кызыклы.
«Ак Барс»ның һәр җиңүеннән соң бу сезонда түбәтәй иясенең кем булуын көтәбез. Аңа иң яхшы уенчы лаек була, ә андый хоккейчыны узган матчта түбәтәйле булган кеше билгели. Соңгы ике уенда милли баш киеме татар хоккейчыларын бизәде. Үз бозында сезонның беренче матчында «Металлург» командасын отканнан соң (2:1), хәлиткеч алка керткән Данис Зарипов түбәтәйгә лаек булса, бу юлы Данис күчмә бүләкне Артем Галимовка тапшырды. Шулай итеп, түбәтәй 38 яшьлек хоккейчыдан – 20 яшьлек егеткә, КХЛда беренче алкасын керткән уенчыга тапшырылды.
– Командага ияләнүемнең сереме? Бер-беребезгә булышабыз, капитан ярдәмгә килә, – диде Артем Галимов, уеннан соң. – Коллектив яхшы, дусларбыз.
19 сентябрьдә «Ак Барс» үзендә «Нефтехимик» белән уйный.

Реклама

КХЛ. Даими чемпионат.
«Ак Барс» − «Северсталь» − 4:3 (1:1, 2:0, 1:2).
0:1 Лишка (Монахов, 4:21)
1:1 Ожиганов (Фрэттин, 17:47)
2:1 Галимов А. (Яруллин, Петров, 22:16)
3:1 Кормье (Азеведо, Викстранд, 30:50, 5x4)
3:2 Вовченко (Кодола, Хохлов, 46:04)
4:2 Галиев (Ткачёв, 48:46, 4x5)
4:3 Кудако (Вовченко, Гераськин, 56:36).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: